Якшәмбе, 17 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының 200 спортчысы югары нәтиҗә күрсәтте
Чаллының 200 спортчысы югары нәтиҗә күрсәтте

25-26 ноябрьдә «Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча шәһәр беренчелеге һәм кышкы Чемпионаты узды. Ярышларда төрле яшь категориясендәге 200 спортчы катнашты. Ярышлар программасына түбәндәге сынаулар керде: ядрәне этү, биеклеккә сикерү, 50 м, 200 м, 400 м, 800 м, 1000 м, 1500 м, 3000 метрга йөгерү, йөгереп озынлыкка сикерү. Олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры Гөлнара Галкина-Сәмитова ярышларның мактаулы кунагы булды.

Бүләкләү тантанасында яшь спортчы Буравов Егорга 5 баскычлы ГТО комплексының алтын билгесен тапшырдылар.

Кабул итү графигы