Татарстанда көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә
Чәршәмбе, 6 апрельдә, Яр Чаллыда төнлә явым-төшемсез булачак.
Чәршәмбе, 6 апрельдә, Яр Чаллыда төнлә явым-төшемсез булачак.
Бу ялларда Яр Чаллыга Мариупольдән 297 мәҗбүри күченүче килде. Алар иртән килеп җиттеләр, төшке аш вакытына аларны инде "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗЖИЛБЫТ" кунакханәсенә урнаштырып бетерделәр. КАМАЗ тулай торакларында 100 кеше, 197се «Жемчужина» шифаханәсендә урнашты. Соңгысында бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Ул Мариупольдән килгән кешеләрнең яшәү шартларын карап чыкты һәм кешеләргә ярдәм сүзләрен җиткерде.
Яр Чаллыда 5 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар. Урыны белән кыска вакытлы буран.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе адресына Яр Чаллы халкыннан 57 мөрәҗәгать килгән. Бу юнәлештәге эшләр турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Яр Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева сөйләде.
Бүген иртән Яр Чаллыга Мариуполь шәһәреннән китәргә мәҗбүр булган гражданнар килде. Алар 297 кеше.
Сәүдә-сәнәгать палатасында кризиска каршы штаб утырышы узды. Бу юлы очрашуга Яр Чаллы шәһәренең җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы өлкәсе эшмәкәрләре чакырылды. Очрашуга шәһәрнең 35тән артык әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре килде. Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев белән алар яңа шартларда хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар.
Тантаналар сараенда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
Җомга, 1 апрельдә, Яр Чаллыда болытлы булачак. Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, көньяк районнарда яңгыр, төнлә урыны белән көчле яңгыр көтеллә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов гражданнарны кабул итте. Шәһәр халкы депутатка экология, административ-территориаль төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура-шәһәр төзелеше өлкәсендәге сораулары белән мөрәҗәгать иттелoh , сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт үсешенә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Яр Чаллы шәһәр Советында социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды.
Россия Хөкүмәте иң актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарга мәгълүмат бирү өчен «Объясняем.РФ» дип исемләнгән яңа ресурс эшләтеп җибәрде. Порталда икътисад, хезмәт базарындагы һәм социаль өлкәдәге хәлләр турында тикшерелгән мәгълүмат тупланачак. Мәйданчыкта тикшерелгән чыганаклардан алынган яңалыклар, эксперт киңәшләре, мөһим темалар буенча белешмәлекләр һәм файдалы материаллар бар.
Коррупция күренешләре фактлары турында биредә хәбәр итеп була. "https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScXILr6ETqZGEaWMdooxVyfKqroQYH35sUfrVQUQUQ5KCUgLA/viewformэ/ Барлык хәбәрләр - аноним.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев 51/01 торак йортында ике подъездны реконструкцияләү барышы белән танышты. Ремонт эшләре 17 фатирда бара. Объектның әзерлеге 80% тәшкил итә.
2021 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләре турында Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева сөйләде.
Шәһәр икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән төп чараларны гамәлгә ашыру буенча кризиска каршы штаб утырышы булды. Очрашу эре һәм урта бизнес җитәкчеләре, сәнәгать паркларының идарәче компанияләре, банк өлкәсе вәкилләре катнашында Сәүдә-сәнәгать палатасында узды.
Яр Чаллы Шәһәр Советында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина 2021 елда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шәһәрнең медицина оешмаларының берсенә медицина битлеге салынган конверт килү сәбәпле, Илгизәр Бариев чаллылыларны посылкалар һәм бандерольләрне тикшерергә чакырды.
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Агросила» АҖ структурасына керүче «Агросила-Молоко» сөт комбинаты җитештерүе белән танышты. Мэр өчен экскурсияне «Агросила» АҖ генераль директорының «Агросила-Молоко» эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Байрашева үткәрде. Предприятиедә ул 33 ел эшли, соңгы өч елны җитәкче вазифасында.