Наил Мәһдиев торак йортын реконструкцияләү барышы белән танышты
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев 51/01 торак йортында ике подъездны реконструкцияләү барышы белән танышты. Ремонт эшләре 17 фатирда бара. Объектның әзерлеге 80% тәшкил итә.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев 51/01 торак йортында ике подъездны реконструкцияләү барышы белән танышты. Ремонт эшләре 17 фатирда бара. Объектның әзерлеге 80% тәшкил итә.
2021 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләре турында Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева сөйләде.
Шәһәр икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән төп чараларны гамәлгә ашыру буенча кризиска каршы штаб утырышы булды. Очрашу эре һәм урта бизнес җитәкчеләре, сәнәгать паркларының идарәче компанияләре, банк өлкәсе вәкилләре катнашында Сәүдә-сәнәгать палатасында узды.
Яр Чаллы Шәһәр Советында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды.
25 мартта Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым - төшемсез. Иртән, көндез урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр тизлектә.
24 мартта Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
23 мартта Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Федоровна Ибаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин , Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.
Артур Шәрәфиевне соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, сыйныфташлары, укытучылары килде. Матәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты: «Бүген ярты миллионлы шәһәр кайгы кичерә. Без сугышчыбызны, каһарманыбызны соңгы юлына озатабыз. Артур Шәрәфиев үзенең язмышын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәм соңгы көнгә кадәр хәрби антка тугры калган. Ул чын каһарман. Ата-анасы аның уңышлары белән горурланып яшәгән. Бернинди дә кайгы уртаклашу сүзләре алар кичерә торган авырлыкларны җиңеләйтә алмаячак. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу авыр көннәрдә сабырлык һәм ныклык телибез. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз . Ватан героена мәңгелек дан!» – диде матәм митингында мэр.
22 мартта Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр тизлектә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина 2021 елда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шәһәрнең медицина оешмаларының берсенә медицина битлеге салынган конверт килү сәбәпле, Илгизәр Бариев чаллылыларны посылкалар һәм бандерольләрне тикшерергә чакырды.
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
19 мартта Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Агросила» АҖ структурасына керүче «Агросила-Молоко» сөт комбинаты җитештерүе белән танышты. Мэр өчен экскурсияне «Агросила» АҖ генераль директорының «Агросила-Молоко» эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Байрашева үткәрде. Предприятиедә ул 33 ел эшли, соңгы өч елны җитәкче вазифасында.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров һәм «Яр Чаллы политехника көллияте» директоры Илдар Ганиев Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсе белән очрашты.
Кризиска каршы штаб 2014 елда Наил Мәһдиев тарафыннан шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы базасында, шәһәр предприятиеләренә – кече һәм урта бизнеска ярдәм итү максатыннан оештырылган иде. Бүген мэр Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, шәһәрдәге беренче чираттагы бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен, кризиска каршы оператив штаб үз эшен яңадан башлап җибәрә.
Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә Яр Чаллы егете – 21 яшьлек Артур Рамил улы Шәрәфиев һәлак булган.
Татарстан Республикасында «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасын кире элемтә платформасы сыйфатында куллану турында карар кабул ителде, аның ярдәмендә гражданнарның төрле социаль-әһәмиятле проблемаларга кагылышлы хәбәрләрен автоматлаштырылган режимда җыю, эшкәртү һәм исәпкә алу башкарыла. Әлеге карарны үтәү йөзеннән системаларны интеграцияләү гамәлгә ашырылды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Мөхәммәтназыйм Сәлим улы Сәлимов котлаулар кабул итте. Ул 1932 елның 15 мартында Татарстанның Минзәлә районы Дусай-Кичү авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда 1 нче сыйныфка укырга керә, урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли, төрле эшләр башкара: басуда чүп үләннәре утый, бодай чәчә, фронтны азык-төлек белән тәэмин итә. Аннан тракторчы һөнәрен үзләштерә.