Наил Мәһдиев ДНР спортчылары белән очрашты
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Донецк Халык Республикасының синхрон йөзү буенча командасы белән очрашты. Ул спортчылар һәм аларның тренерлары белән аралашты, әлеге спорт төренең үзенчәлекләре һәм күнегүләр режимы турында фикер алыштылар.