Сәясәт
ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко Яр Чаллының 57 нче гимназиясен юбилее белән котлады
57 нче гимназия үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды. Бәйрәмдә педагогик хезмәт ветераннары, укучыларның әти-әниләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, педагоглар, башка белем бирү оешмаларыннан кунаклар катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында – «Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко , мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золотарева .