Чаллылылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылачак
22 июнь көнне бөтен дөнья буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән каһарманнар истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабыначак. Быел акция ике форматта үткәрелә: онлайн форматта – бу күпсанлы гражданнарга Хәтер һәм кайгы көненә кушыларга һәм деньпамяти.рф сайтында һәлак булганнар истәлегенә багышлап виртуаль шәмнәр кабызырга мөмкинлек бирәчәк.