Яр Чаллыда 1˚ка кадәр җылыта
Пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава булачак. Аз гына кар һәм буран булырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава булачак. Аз гына кар һәм буран булырга мөмкин.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадыйсәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина законпроекты буенча комментарий бирде: «Кабул ителгән инициатива туристларга куркынычсыз һәм сыйфатлы ял гарантияләүгә, туризм өлкәсендә хезмәтләр базарын үтә күренмәле итүгә юнәлтелгән. Бердәм реестр намуссыз арадашчылардан нәтиҗәле дәүләт контроле һәм кулланучыларны яклау белән тәэмин итәчәк».
16 нчы мартта Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез явым - төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы - 8..-10°, урыны белән -15°ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы +1..-4°, урыны белән -7°. Юлларда бозлавык.
Узган ел Яр Чаллы шәһәрендәге КФҮ филиалларында өч терминал урнаштырылды. Хәзер мөрәҗәгать итүченең белгечтән башка гына да хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге бар, бу хезмәт күрсәтү вакытын шактый уңайлы итә.
Бүгенге көндә Яр Чаллыда күпфункцияле үзәкләрнең 3 филиалы эшли. Кабул итү тәрәзәләренең гомуми саны - 108, күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны – 256, шуларның 78е – муниципаль. Бу хакта «Күпфункцияле үзәк» ДБУнең Чаллы шәһәре буенча үзәк филиалының бүлек башлыгы Евгения Варго хәбәр итте.
Бүген мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев идарәче компанияләр адресына козырекларны кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту эшләрен башларга кирәклеге турында таләпләрнең җибәрелүе турында хәбәр итте. "Бу бик мөһим момент. Без барлык идарәче компанияләргә дә вакытында чистарту таләпләрен җибәрдек. Ел саен нәрсә дә булса килеп чыга: каядыр кар ишелә, каядыр боз сөңгеләре төшә. Бу хәл кабатланмаса иде. Шуңа күрә бу юнәлештә эшне озакка сузмыйча башкару кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәм", - диде ул.
Шимбә көнне Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -17..-20°, аязган вакытта -25°ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы -6..-9°. Юлларда бозлавык.
Шәһәр Советы Президиумы чираттагы утырышны уздыру датасын билгеләде. Ул җомга көнне, 19 мартта, 14: 00 сәгатьтә мэриянең 405 залында узачак.
Яр Чаллы депутатлары шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының биш даими комиссиясенең уртак утырышын уздырды.
Чаллыда 12 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәри, урта һөнәри, югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген җайга салу өлешендә мәгариф турында законга төзәтмәләр кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: " Россия президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә мәдәният традицион рәвештә дәүләт дәрәҗәсендә хуплана: «классик музыка, балет, театр сәнгате – безнең гомуммилли байлыгыбыз». Мәдәният өлкәсен үстерүнең әлеге линиясен дәвам итеп, сәнгать мәктәпләренең муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә статусын үзгәртү, шулай ук иҗади училищеларга сайлап алу принципларына үзгәрешләр кертү турында актуаль һәм гадел инициативаны саныйм. Закон талантлы балаларыбызны һәм яшьләрне профессиональ яктан әзерләү сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән".
Синоптиклар 10 мартның 23:00 сәгатеннән 11 мартның 10:00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтә. 11 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк начарлану белән томан көтелә, һава температурасы -25..-27, аязган вакытта - 32 градуска кадәр.
Дәүләт Думасы беренче укылышта «Кулланучылар кредиты (заем) турында» Федераль законга шартнамә төзү тәртибен төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: "Без кабул иткән төзәтмәләр кешеләрне банкларга бәйле булмаган шартларда килешүләр төзүдән яклый. Шул исәптән, закон проекты банк тарафыннан заемчының банк тәкъдим иткән кредит шартларына риза булуын, әйтик, алыш-биреш төзегәндә өстәмә хезмәтләр бәясе белән заем банк сайтында таныша ала", - дип аңлата. Закон проекты ахыргы кабул ителгән очракта, кредиторга алдан ук бастырылган формада заемчыга кредит бирү шартлары белән аның үз кулы белән куелган имзасыннан башка ризалык бирүне тыя.
10 мартта төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану нәтиҗәсендә буран, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
Кадерле хатын-кызлар!
8 мартта Чаллыда болытлы булачак. Кар, төнлә һәм иртән урыны белән көчле, буран булырга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14, иртән -5..-9 градус, көндез максималь һава температурасы -3..-7 градус. Юлларда бозлавык.
Чаллылыларга 6 мартның 22:00 сәгатеннән 7 мартның 10:00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында хәбәр итәләр.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
6 нчы мартта Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14, аязган вакытта -19 градус. Көндез максималь һава температурасы -6..-10 градус. Юлларда бозлавык.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кабул итте. Гражданнар белән очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин да катнашты.