Фәрид Салахов Башкарма комитет эшенә йомгак ясады
Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов чыгыш ясады. Ул шәһәрнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен әйтеп үтте. Әйтик, 2021 елда, узган чор белән чагыштырганда, төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 23%ка арткан һәм 580 млрд сум тәшкил иткән. 2021 елда шәһәр икътисадына Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан 5 млрд сум кертелгән, 484 эш урыны булдырылган.