Яшь чаллылыларга Тантаналар сараенда паспортлар тапшырылды
Паспорт тапшыру – яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Беренче тапкыр «паспорт», дөресрәге «пашпорт» сүзен 300 ел элек үзенең Указында Петр I кулланган. Тик илебезнең паспорт системасы элегрәк барлыкка килә башлаган. Шул ук вакытта документ аның хуҗасы дәүләт яклавында булуын хәбәр итә.