Яр Чаллы егете Артур Шәрәфиевка Батырлык ордены тапшырылды
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хезмәт бурычын үтәгәндә батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән Артур Рамил улы Шәрәфиев бүләкләнде.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хезмәт бурычын үтәгәндә батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән Артур Рамил улы Шәрәфиев бүләкләнде.
«Ватан-ана» мемориаль комплексы янында традицион Җиңү парады – Бөек Ватан сугышы дәһшәтләрен кичергән өлкән буынга хөрмәт күрсәтү һәм милли горурлык һәм бердәмлек символы булган бәйрәм белән котлау узды.
Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү, гадәттәгечә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Мэр Наил Мәһдиев боерыгы нигезендә, 9 Май көнне шәһәребезнең җәмәгать транспортында шәһәр халкын һәм кунакларын йөртү бушлай булачак.
Яр Чаллыда 9 майда алмашынучан болытлы һава торышы. Төнлә явым-төшемсез. Көндез яңгыр явуы ихтимал.
Җиңү көне алдыннан Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев , Шәһәр Советы депутатлары Сергей Хлебников, Евгений Залогин , ТИҮ рәисе Галина Мамонтовадан бүләкләр тапшырылды.
Яр Чаллы мәгариф оешмаларының җыелма хоры «Ватан-Ана» һәйкәле янында «Мәңгелек ут» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Хорда 250 укучы катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан илнең хор коллективлары Евгений Аграновичның «От героев былых времен» дигән шигыренә композитор Рафаил Хозак язган җырны башкаралар.
Шәһәрнең рәсми сайты 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар исемлеген бастыра.
9 Майда Яр Чаллыда «Үлемсез полк» көндезге форматта узачак. Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары әлеге чарага чакырыла. Колоннаны формалаштыру 9 май көнне 14:00 сәгатьтә Азатлык мәйданында башланачак. 16:00 сәгатьтә колонна Хәсән Туфан проспекты буенча шәһәр Мәйданына таба хәрәкәт итә башлыячак.
Бүген Автозавод районында Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Мәңгелек хәтергә лаек» дигән тантаналы чара узды. Чара Боровецкийдан киткән һәм үз гомерләрен Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сарыф иткән сугышчылар хөрмәтенә 2011 елда куелган Дан Обелискына веноклар салудан башланды.
Шәһәр Советы депутаты Вадим Матюшин үз сайлау округы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Бүген Сугыш ветераннары өчен госпитальдә дәвалау учреждениясенең стационарында дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен тантаналы чара уздырылды.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча актив эш алып барыла.
Бүген Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Орловка поселогында урнашкан һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында чәчәкләр салу тантанасы узды.
Яр Чаллыда «Георгий тасмасы-2022» халыкара акциясе дәвам итә.
Бүген Үзәк районы хакимияте «Электротранспорт» белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, гадәттәгечә, "Голубой трамвай - навстречу Победе" акциясен оештырды. Чарада "Подснежник" ветераннар хоры һәм 46 нчы мәктәп тимурчылары катнашты.
Яр Чаллыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Идарәсе полиция башлыгы урынбасары Данис Илһам улы Садыйков белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше: туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, җитәкчеләре, танышлары килде. Хәтер вахтасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Алексей Соколов , Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы полковник Надир Закиров , Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , хезмәттәшләре тордылар.
Солдат боткасы совет солдатларының үлемсез батырлыгын искә алуның тагын бер символы булып тора. Яр Чаллыда инде икенче ел солдат боткасы белән кыр кухнясы оештырыла.
4 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, урыны белән яшен, урыны белән көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил.
Сишәмбе, 3 майда, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез һәм кич урыны белән яңгыр явуы көтелә. Төнлә явым - төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.