Чаллылыларның халыкара премия алу мөмкинлеге бар
Чаллылылар #МЫВМЕСТЕ – 2022 халыкара премиясен алуга дәгъва итә алалар.
Чаллылылар #МЫВМЕСТЕ – 2022 халыкара премиясен алуга дәгъва итә алалар.
Комсомол районында «Энергетик» мәдәният сараенда Россия Федерациясендә Территориаль иҗтимагый үзидарә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бу көннәрдә Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә 2021/2022 уку елы нәтиҗәләре һәм шәһәр мәктәпләренең яшьармия отрядлары рейтингы буенча бүләкләү тантанасы узды.
2022 елның 9 маендагы 839 номерлы Карары нигезендә технологик җиһазлар, комплектлау һәм запас частьләр, шулай ук икътисад өчен мөһим булган секторларда инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен чимал һәм материалларны таможня пошлинасын түләмичә илгә кертергә мөмкин булачак. Карар тышкы чикләүләр шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен кабул ителде.
18 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә көнбатыш районнарда көчле яңгыр, көндез яшен, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.
РФ Президенты Владимир Путин , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Закирә Хәйдәр кызы Шәйхетдинова , Фоадия Галәви кызы Садеева котлаулар кабул иттеләр. Ветераннарны Үзәк районы хакимияте вәкилләре, «Үзәк» идарәче компаниясе директоры Салават Ситдыйков , «Ремжилстрой» идарәче компаниясе вәкиле, шулай ук ТИҮ рәисе котлады.
16 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм көндез көчле яңгыр, иртән һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр тизлектәге көчле җил, урыны белән боз явуы ихтимал.
Бүген Яр Чаллыда Украинада һәлак булган офицер – Рамис Заһретдиновны соңгы юлга озаттылар.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Украинада махсус операция барышында һәлак булган майор Рамис Заһретдиновның әнисе белән очрашты.
14 май кичендә, 15 май төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Бүген кич белән җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Украина территориясендә махсус операция барышында майор Рамис Фаиз улы Заһретдинов вафат булды.
Комсомол районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан сугышчы-интернационалистларга куелган стелага чәчәкләр салдылар.
Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Рәйхамә Мингәрәй кызы Гаффаровага Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.
Бүген яңа мәктәпнең төзелеш мәйданчыгында булганда шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева велосипедлар һәм самокатлар өчен махсус парковка проектын тәкъдим итте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев нинди самокатлар турында сүз барганын ачыклады.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов традицион матбугат конференциясе барышында шәһәр җитәкчелегенең электр самокатлары буенча карашларын шәрехләде.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов матбугат конференциясе барышында 30 апрельдә тәмамланган 2021-2022 елларда җылылык бирү сезоны нәтиҗәләре турында сөйләде. Гадәттәгечә, җәйге вакытта опрессовка үткәрү планлаштырылган. Эшләр алты этапта башкарылачак: аларның дүртесе – шәһәрнең яңа өлешендә, икесе – иске өлешендә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 5 маендагы 814 номерлы карары белән коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү проектларын гамәлгә ашыручы инвестицион компанияләр банк кредитлары буенча ташламалы процент ставкасына исәп тота алалар.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә – предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә, студентларга һәм укучыларга рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләре 9 майда пассажирлар йөртүне бушлай гамәлгә ашыручы транспортчыларга юлланды. 68 меңнән артык кеше, шул исәптән бакчачылар да, бу мөмкинлектән файдаланган.
11 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән көчле яңгыр, төнлә һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил.
Сишәмбе Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Яңгыр явуы көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.