Яр Чаллы шәһәре Наил Хәлиуллин белән хушлашты
Украинаны демилитарлаштыру һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында өлкән сержант Наил Вагыйз улы Хәлиуллин һәлак булды. 49 яшьлек ир-ат Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариатыннан 8 апрельдә җибәрелгән иреклеләр отрядына кергән була. Аның тормыш иптәше һәм өч баласы калды. Бүген җирләү узды.