Татарстанның 100дән артык студент кызы йөклелек буенча пособие алды
2025 елның 1 сентябреннән көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде. Узган елда 100 студент әлеге пособиене ала алган инде. 2026 ел башыннан пособие билгеләү турында 20 карар кабул ителде, 41 гариза карау стадиясендә. Студентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү эшчәнлеге дәвам итә.