Наил Мәһдиев "1 сентябрь хәвеф-хәтәрсез үтте"
"Иң мөһиме - белем. Бу очракта республика тотрыклы эшләячәк. Матди-техник базаны ныгыту мәсьәләләре белән алга таба да шөгыльләнәчәкбез.Белем көне хәвеф-хәтәрсез узды. 8 меңнән артык беренче сыйныфка баручы балаларны кабул иттек, барысы 73700 бала парта артына утырдылар. Республика ярдәме белән быел да 2 мәктәп ачтык. 16 мәктәп һәм 59 балалар бакчасына ремонт таләп ителә. Барысы да илдәге икътисади хәлгә бәйле булачак", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә.