Яр Чаллыда хәрби-патриотик уен җиңүчеләре билгеле булды
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Җиңү юлында – 2026» хәрби-патриотик уенының региональ этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантаналы церемониясе узды. 170нән артык катнашучыны берләштергән масштаблы чараны педагогика университетының «Җиңү варислары» хәрби-тарихи түгәрәге оештырды.