Яр Чаллының студенты «Абилимпикс»та психология буенча җиңү яулады
«Миңа укытучылар белән әзерлек, эшкәртелгән материаллар һәм җиңү теләге ярдәм итте», – дип уртаклашты Кирилл . Аның Яр Чаллы дәүләт педагогика университетындагы (анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 35 студент белем ала) остазлары аңа беренче курстан ук ышанды – һәм ялгышмады.