Яр Чаллыга Венгрия бизнес-делегациясе килде
«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында Чаллыда Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто җитәкчелегендәге Венгрия бизнес-делегациясе булып китте.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында Чаллыда Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто җитәкчелегендәге Венгрия бизнес-делегациясе булып китте.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган балаларга һәм медицина оешмаларына иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга түләү буенча 1100 гариза кабул ителгән.
1 июльдән Татарстан Республикасында, Россиянең барлык субъектларындагы кебек үк, коммуналь хезмәтләргә тарифларның планлы рәвештә үзгәрүе булды. 1 июльдән тарифларны үзгәртү федераль законнар белән 2013 елдан башлап тарифларны җайга салу реформасы кысаларында кертелде (коммуналь хезмәтләрне тармак законнарына чыгару белән бәйле рәвештә). Әйтик, 1 гыйнвардан билгеләнгән тарифлар узган елның 31 декабренә билгеләнгән тарифлардан югарырак булырга тиеш түгел, түбәнрәк булырга мөмкин.
Ел башыннан Чаллыда 4 503 кеше эшкә урнаштырылган. Хәзерге вакытта эшсез сыйфатында 1 591 кеше теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 % ны тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны "Россия эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
Яр Чаллыда 90 яшьлек юбилярларны котлау традициясе шәһәр җитәкчелеге тарафыннан хуплана. РФ Президенты Владимир Путин , Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев , ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яңа социаль түләүләр рәсмиләштерүгә 142 мең гариза бирелгән: 8-17 яшьлек балалар өчен айлык пособие рәсмиләштерүгә — 112 меңнән артык, йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызлар өчен 30 меңгә якын. Шулай итеп, бер минутка уртача 180 гариза бирелә. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июленнән Дәүләт хезмәтләрендә тулы булмаган гаиләләрдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособие , шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызлар өчен айлык пособие рәсмиләштерергә мөмкин булды.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.Алар өчен яңартылган максатларны дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы указында формалаштырды.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә (16 яшьтәгеләрне кертеп) кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Күркәм традиция буенча Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Яр Чаллының 17 гаиләсе сертификатка ия булды. Гаиләне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады.
1 июльдән Россия банклары пенсияләрне яки социаль түләүләрне бары тик «МИР» милли түләү системасы карталарына яки банк картасына тоташмаган гади банк счетына күчерергә тиеш булачак. Банкларның түләүләрне Visa һәм MasterCard (Maestro) карталарына күчерергә хокуклары калмыячак.
Яр Чаллыда электромобильләр зарядкасы өчен станция урнаштырылачак. Ул Open city отеле территориясендә урнашачак. Санкт-Петербургтан автойөреш кысаларында Portal Energy Питер компаниясе Владивостокка отель администрациясенә электростанцияне тапшырды. Әйтергә кирәк, Яр Чаллы электромобильләр өчен «туклану» урнаштырылган бишенче шәһәр. Зарядка өчен станцияләрне илнең 17 шәһәрендә урнаштырырга планлаштыралар.
Соңгы елларда салым хезмәте салым түләү механизмнарын гадиләштерә һәм гражданнар салым законнарында җиңел ориентлаша, шулай ук үз хокукларын уңышлы гамәлгә ашыра һәм салым түләүчеләрнең бурычларын үти ала торган электрон сервислар исемлеген киңәйтә.
2021 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты химаясе астында KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 Халыкара форумы узачак. Аудитория булып цифрлы интеллектуаль технологияләр, алар нигезендә булдырылган системалар, сервислар һәм хезмәтләрне эшләүчеләр һәм кулланучылар тора,
24 июнь көнне Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Интернет-сәүдә - эшмәкәрләрнең киләчәге " дигән бушлай уку-гамәли чара узачак. Катнашучыларга https://ano-cet.timepad.ru/event/1674649 сайтында теркәлергә кирәк: / (урыннар саны чикләнгән). Чара 10: 00 сәгатьтә башлана.
РФ Социаль иминият фондының ТР буенча 9 нчы филиалы хәбәр итә: 2021 елның 1 июленнән йөклелекнең иртә срокларында исәпкә басканда пособие түләү тәртибе үзгәрәчәк.
Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел ахырына кадәр озайтыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу чаллылыларга ел ахырына кадәр дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итергә мөмкинлек бирә. Чикләнгән регламент узган елның язында коронавирус таралуны кисәтү максатында кертелде. Бу вакыт эчендә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү офисларына һәм дәүләт хезмәтләре үзәкләренә килүчеләр һәм төрле төр түләүләр билгеләү өчен кирәк булган белешмәләр, мәгълүматлар санын күпкә киметте, һәм моңа кадәр билгеләнгән пенсияләр һәм пособияләрне Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә озайту очракларын арттырды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ гамәлдәге кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программаларында катнашуга бизнестан гаризалар кабул итә һәм азык-төлек һәм азык-төлек продуктлары китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% субсидияләү башлый.
Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин , Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 10 июньдә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, коляскадагы инвалидларга махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга онлайн-билетлар сатып алу мөмкинлеге туды. «Россия тимер юллары» мәгълүмат системасының инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) белән интеграциясе нәтиҗәсендә Интернет аша билетлар рәсмиләштергәндә мондый опция узган айдан барлыкка килде. Реестр оешмаларның билгеләнгән инвалидлык турындагы мәгълүматларга даими үтеп керүен тәэмин итә һәм гражданнарны аны раслау буенча бурычлар йөкләмәскә мөмкинлек бирә.