Социаль контракт: кайсы очракта эшкә урнашканда дәүләт ярдәмен алырга мөмкин?
Чаллылылар эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәмен алырга мөмкин. Әлеге ярдәм чарасына кереме яшәү минимумыннан артмаган затлар дәгъва итә ала. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта ул 10 622 сум тәшкил итә. Моннан тыш, мөлкәт белән тәэмин ителеш 63-ТРЗ кушымтасы белән расланган дәрәҗәдән дә артмаска тиеш. Мәсәлән, кеше милкендә булган бер торак 40 кв. м мәйданнан артмаган очракта, ике һәм аннан күбрәк – 23 кв. м.