Чаллылыларга салым декларациясен тутыру кагыйдәләре аңлатылачак
8 апрельдә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (3-НДФЛ формасы). Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле» темасына түләүсез нигездә мәгълүмати вебинарга чакыра.