Шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли
Алар шәһәрнең 3 урынында: Ипподромда, «Төзүчеләр» стадионы мәйданында һәм «Южный» агросәнәгать комплексында уза.
Алар шәһәрнең 3 урынында: Ипподромда, «Төзүчеләр» стадионы мәйданында һәм «Южный» агросәнәгать комплексында уза.
Татарстан Рәисе, сәхнәгә чыгып, Татарстан машина төзелеше комплексының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. " Безнең республика – илнең иң эре машина төзелеше үзәге, - диде Рөстәм Миңнеханов . - Бездә тармакның якынча 4 мең предприятиесе бар, аларда 124 мең кеше эшли. Бүгенге көндә предприятиеләрнең хезмәт коллективлары санкцияләр басымы шартларында куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр, яңа эшләнмәләр кертәләр һәм җитештерелгән продукция күләмен арттыралар. Без ил Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Татарстан Республикасы да безнең предприятиеләргә кирәкле ярдәм күрсәтә". Нәтиҗәдә, быелның 8 ае йомгаклары буенча машина төзелешендә төяп җибәрелгән продукция күләме 650 млрд сумнан артып киткән. Әйтик, Татарстан машина төзүчеләре тарафыннан 32 мең йөк автомобиле, 1 800 берәмлек авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш махсус техникасы, 750 мең суыткыч җитештерелгән. Бу саннарның һәрберсе – заводта эшләүчеләрнең көндәлек хезмәте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшендә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар элеге хокуктан 56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
"Урал логистика" "Яр Чаллы" балалар спорт мәктәбенең велосипед командасына спонсорлык ярдәме оештыра. Командада 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге малайлар шөгыльләнә. "Яр Чаллы" спорт мәктәбендә барлыгы 850 бала шөгыльләнә.
Бүген Тантаналар сараенда Машина төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
18 октябрьдә "Минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән интернет-сәүдә буенча мастер-класс үткәрәчәк. Чара 13:00 сәгатьтә башлана, «Нур»яшьләр үзәге.
1 октябрьдән Яр Чаллыда өлкән буынның традицион декадасы башлана. Декада кысаларында 50дән артык зур чара үткәреләчәк.
Ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 31 млн.сумга 978 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. 335 сәүдә урыны оештырылган.
Яр Чаллыда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар узды. Анда «Хезмәтне саклау өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр» төп тема булды.
Бүген Яр Чаллыда Росстат җитәкчесе урынбасары Ирина Шапова л, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина , Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова һәм федераль дәүләт статистика хезмәтенең территориаль органнары вәкилләре катнашында Сәүдә, халыкка түләүле хезмәтләр һәм транспорт өлкәсендә статистик күзәтү мәсьәләләре буенча семинар-консультация узды.
19-21 сентябрьдә шәһәр Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге ярдәме белән эш визиты белән Яр Чаллыга Омскидан делегация килде.
22 сентябрьдә 13: 00 сәгатьтә сәнәгать туризмы темасына багышланган семинар узачак. Ул Башкарма комитетның 106 нчы кабинетында узачак.
16 сентябрь көнне узган ярминкәгә 600 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 сентябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.
Комиссия утырышына түбән хезмәт хакы түләүче предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде.
С 11 сентября началась рассылка уведомлений для уплаты имущественных налогов.
"Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортының яңа терминалын төзүдә ярдәме өчен КАМАЗга һәм шәхсән Сергей Анатольевичка зур рәхмәтемне белдерәм " - диде Республика Рәисе.
Гаиләләрне Яр Чаллы клиентлар хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев котлады.
Башкарма комитетта Кытай Халык Республикасының Харбин шәһәреннән делегация белән очрашу узды. Кытай кунакларын Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм алдан үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы Алия Бикташева каршы алды.
Программаны финанслауның еллык суммасы 250 мең сум тәшкил итә. Бу хакта бүген матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.Программа кысаларында ел саен үткәрелә торган «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы»конкурсы старт алды.
Көзге ярминкәләр иртәнге сәгать 8дән көндезге 3кә кадәр эшли. Без Ипподромга барып кайтырга булдык. Сәгать 9лар тирәсе. Халык күп түгел. Сатучылар тезелеп киткән. Сарман, Әгерҗе, Тукай районы... Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр.