Икътисад
«Челныводоканал» Камага 26 меңнән артык сазан балыгы җибәрде
«Челныводоканал» Түбән Кама сусаклагычына чираттагы тапкыр балыклар җибәрде. Кама елгасына «Чаллы Яр» микрорайоны районында, су биологик ресурсларын яңадан торгызу өчен, 26 800 сазан балыгы җибәрелде (һәрберсе уртача 20 г авырлыкта). «Челныводоканал» оешмасы белән килешү нигезендә балыкларны Арча балык хуҗалыгы биргән.