Хәзер 19:32 , 20.9 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 19:32 , 20.9 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Салым хәбәрләмәсен алыр вакыт җитте

11 сентябрьдән мөлкәт салымнарын түләү өчен хәбәрләмәләр җибәрү башланды.

Салым түләүченең шәхси кабинеты кулланучыларына салым хәбәрләмәләре электрон төстә җибәрелә. Шуңа күрә әлеге сервис кулланучыларына үзләренең шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк.

Әлеге сервиска кушылмаган салым түләүчеләргә салым хәбәрләмәләре якын арада почта хезмәте аша китереләчәк. Тарату этап-этап белән барачак һәм октябрьдә тәмамланачак, шуңа күрә һәркемнең начислениеләр белән танышырга һәм 1 декабрьгә кадәр салым түләргә җитәрлек вакыты булачак.

Салым хәбәрләмәләрен кәгазь рәвешендә алу белән бәйле уңайсызлыклардан качу өчен, салым органнары электрон үзара хезмәттәшлеккә күчәргә һәм өйдән чыкмыйча гына, "Налоги ФЛ" мобиль кушымтасын яки компьютер яисә телефон аша салым түләүченең шәхси кабинетын кулланып, салым эшләре белән идарә итәргә киңәш итә.

Исегезгә төшерәбез, шәхси кабинетта үзегезгә караган барлык күчемсез милек объектлары һәм теркәлгән транспорт чаралары турында актуаль мәгълүмат алырга, салым хәбәрләмәсен электрон төстә кабул итәргә, начислениеләр белән танышырга, салымнарны түләргә, 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутырырга мөмкин.

Мөлкәт салымнары салым органнары тарафыннан барлык ташламаларны исәпкә алып исәпләнгән. Һәр муниципаль берәмлектә мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат алу өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы "Мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат" интернет-сервисына керергә мөмкин.

Республикада яшәүчеләр үзләренең салым хәбәрләмәләрендә салымнарны тиз түләү өчен реквизитларны, атап әйткәндә, уникаль начислениеләр идентификаторын (УИН), штрих-кодны һәм QR-кодны күрәчәкләр. Исәпләнгән салымнарны берничә минут эчендә Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет, "Налоги ФЛ" мобиль кушымтасы яки Госуслуги порталындагы шәхси кабинет аша теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин.

Тәкъдим ителгән сервислар һәм дистанцион хезмәттәшлек мөмкинлекләре салым түләүчеләргә салым органнарыннан кирәкле хезмәтләрне һәм мәгълүматны шәхсән килмичә генә алырга, вакытны һәм көчне саклап калырга ярдәм итә.

Кабул итү графигы