Татарстан Республикасы Рәисе һәм Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы «КАМАЗ» заводында булдылар
Татарстан Республикасы Рәисе һәм Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы «КАМАЗ» заводында булдылар.
Татарстан Республикасы Рәисе һәм Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы «КАМАЗ» заводында булдылар.
Татарстан халкының «Хокук.рф»порталы аша электрон рәвештә түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге бар.
«Мәктәп туклануы» комбинаты Яр Чаллы һәм Зәй районнарының мәгариф учреждениеләрен – мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кайнар ризык белән тәэмин итә. Көнгә 110 мең бала комбинат җитештергән кайнар ризык белән туклана. " Безнең барлык продукция тәм көчәйткечләрсез, консервантларсыз кулланмыйча әзерләнә. Рецептларны Мәскәүнең Горбатов исемендәге фәнни-тикшеренү институты белгечләре кабул итә. Меню цикллы, ягъни ул 13 көн саен кабатлана. Безнең пилмәннәр дә кул белән ясалган өй пилмәннәре шикелле була. Ә алар укучыларныд иң яратып ашаган ризыкларының берсе санала" , – ди «Мәктәп туклануы» комбинатының җитештерү һәм сыйфат буенча генераль директоры урынбасары Гүзәл Мартынова.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси инициативага ярдәм» милли проектын тормышка ашыру кысаларында КИП «Мастер»да «ТР кече һәм урта эшкуарлыкка актуаль ярдәм чаралары»темасына семинар узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларга Россия сәнәгатенә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация («Корпорация «МСП» АҖ) тәкъдим иткән продукцияне алга этәрүнең яки кирәкле товарларны эзләүнең яңа инструментлары белән танышырга тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Инвестицион Совет Чаллы шәһәреннән ике яңа инвестицион проектны хуплады. Компанияләргә җир кишәрлекләре сату-алусыз биреләчәк. Бу «АЛЬФА МОТОРС» компаниясе һәм «БАРСАВТО»сәүдә комплексының инвестиция проекты.
Конкурста 18-35 яшьлек чаллылылар катнаша ала, алар эшмәкәрлек алып барырга планлаштыралар яки бизнесменнар булып торалар.
9 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Ул атна саен шимбә көннәрендә иртәнге сәгать 8дән көндезге 3кә кадәр эшләячәк.
Моннан тыш, графиктан ике көнгә иртәрәк республика халкы беренче бала тууга бәйле рәвештә түләүләрне, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләрне алачак (элек билгеләнгән түләү).
Спикер сыйфатында Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак. Вебинарда катнашу бушлай, моның өчен сылтама буенча алдан теркәлү мөһим.
Бүген Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Мастер» КИП -. «ТР кече һәм урта эшмәкәрлеккә актуаль ярдәм чаралары» темасына семинар узды.
2022 елның 1 гыйнварыннан физкультура-спорт оешмаларында физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре алучы физик затларга, физик культура һәм спорт өлкәсендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрдән, төп эшчәнлек төре буларак, социаль салым исәпләвен алу хокукы бирелә.
Эшмәкәрлек өлкәсе Чаллы икътисадының өчтән бер өлешен һәм шәһәр бюджетының 40% тан артыгын тәшкил итә. Агымдагы елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары әйләнеше 17,6%ка арткан һәм 224,8 млрд сум тәшкил иткән.
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Яр Чаллыда 2023 елның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу вакыт эчендә сәнәгать парклары үсеш алган.
Бүгенге көндә Чаллыда алгарышлы үсеш территориясе резидентлары саны 43кә җитте. Резидентларның капиталь кертемнәре 31,1 млрд сум тәшкил итте, 8 430 яңа эш урыны булдырылды. Резидентлар бюджетларның барлык дәрәҗәләренә һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре 16 млрд сумнан артык тәшкил итә. 2023 елда капиталь инвестицияләр, эш урыннары һәм керемнәр буенча план күрсәткечләре инде үтәлгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсе кысаларында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең тантаналы чарасы кысаларында иң яхшы белем бирү учреждениеләрен билгеләп үтте. Конкурста тулысынча кадрлар белән комплектланган, уңай динамикалы һәм югары сыйфатлы белем бирү нәтиҗәләре булган учреждениеләр катнаша.
Татарстанда 24 августтан 500 мең сумга кадәр грантлар алуга гаризалар кабул итү башлана. Социаль эшмәкәрләргә финанс ярдәме «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 25 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләргә грант ярдәменә конкурс сайлап алу турында игълан итә. Грант алуга шулай ук оешмасы социаль предприятиеләр реестрына кертелгән социаль эшмәкәрләр дә өмет итә ала.
Август конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 132 мәктәпкәчә учреждение эшли, аларда быел 30 меңнән артык бала йөриячәк.
2023 елның 1 июленнән ел саен үткәрелә торган «ФинЗОЖ эксперт» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Конкурс Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты тарафыннан Финанс министрлыгы ярдәме белән оештырыла. К онкурсның максаты - гражданнарның финанс культурасын үстерүгә һәм җәмгыятьтә финанс яктан грамоталы тәртип урнаштыруларын формалаштыруга юнәлдерелгән инициативаларны хуплау һәм аларга ярдәм итү.