Яр Чаллыда юеш кар белән яңгыр көтелә
Татарстан Республикасы территориясендә 28 октябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә 28 октябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Кичәге көннән территориядә Автомобиль юллары предприятиесе МУП хезмәткәрләре эшли – бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, зур габаритлы чүп-чарларны санамыйча, 90 тонна төзелеш калдыклары чыгарылган. Моннан тыш, идарәче компания хезмәткәрләре ишегалдын җыештыра.
Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 25/18 адресы буенча урнашкан биш катлы панельле торак йортның 4 катындагы фатирда газ шартлавы турында хәбәр килде. Анда янгын сүндерү бүлекчәләре эшли. Алга таба мәгълүмат ачыкланачак.
Сишәмбе, 26 октябрьдә, 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендәге светофор эшләмәячәк. Чаллылылардан юл билгеләре белән эш итү сорала.
Яр Чаллыда территорияләрне төзекләндерү һәм җыештыру буенча санитар-экологик айлык дәвам итә.
Шимбә, 23 октябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Бүген, 22 октябрьдә, 19:00 сәгатьтән Низаметдинов урамы һәм Машина төзелеше урамы буенча «Пединститут» тукталышыннан алып «ЮХИДИ идарәсе» тукталышына кадәр трамвай хәрәкәте туктатылачак. Бу «Хәрби комиссариат» трамвай тукталышы районында җылылык челтәрләрен урнаштыру буенча төзү-монтаж эшләре үткәрү белән бәйле.
Санитар-экологик айлык кысаларында 20 октябрь, чәршәмбе көнне, шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде. Бу көнне 476дан артык оешмадан 1 457 кеше шәһәребезне җыештырган.
Көзге каникуллар алдыннан Шәһәр укучылары советы балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Засветись» дигән акция уздыра. Активистлар укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында, шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементларның мөһим роле турында сөйлиләр.
Пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар. Көндез кар, юеш кар, яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-11 м/с тизлектә, иртән һәм көндез 9-14 м/с тизлектә, көчәйгәндә 17-22 м/с тизлектә.
Чәршәмбе, 20 октябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар көтелә.
Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясе утырышында аварияләрнең торышы каралды. Бу вакыт эчендә шәһәрдә зыян күрүчеләр белән 355 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 430 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Агымдагы елда бәрелешләр нәтиҗәсендә һәлак булганнарның төп өлеше М-7 «Идел» автоюлына туры килә.
2021 елның 9 ае буенча шәһәрдә балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала һәлак булган, 83е яраланган. Сүз 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар турында бара. Яр Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Сишәмбе, 19 октябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан тизлеге 5-10 м/с.
2019 елдан «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы «Шәһәр мохите үсешенә халыкны җәлеп итү һәм уңышлы практикалар атласын» төзи һәм 2021 елда Атлас әзерләүдә катнашырга һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган иң яхшы мисалларны конкурс нигезендә сайлап алуга җибәрергә чакыра.
Сөембикә проспектындагы трамвай юллары участогын ремонтлау төгәлләнде. Бүгенге көннән башлап Сөембикә проспекты буенча трамвайлар элекке расписание һәм элекке маршрут буенча йөри.
Бүген Яр Чаллыда шәһәр өмәсе үткәрелде. Шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту чараларында 35 870 кеше катнашты, 221 берәмлек техника җәлеп ителде, нәтиҗәдә шәһәр территориясен чистарттылар – 1357 га; 1 847 агач, 3 429 куак санитар киселде, 2 025 куб.м чүп-чар һәм үсемлекләр калдыклары чыгарылды, 861 данә агач һәм куаклар утыртылды.
Яр Чаллыда ике бакчачылык ширкәтенә керү юлларын ремонтлау төгәлләнде
Санитар-экологик айлык кысаларында 13 октябрь көнне шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде. Чарада 750дән артык оешмадан 2000гә якын кеше катнашты.
Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы шәһәр мэриясендә узды. Шәһәр хуҗалыгын көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләүнең барышы турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.