Автомобиль йөртүчеләр игътибарына
8 июльдә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр светофор объектлары ремонт белән бәйле рәвештә сүндереләчәк: Трубный-Хлебный һәм Трубный-Индустриальный тыкрыгы районында.
8 июльдә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр светофор объектлары ремонт белән бәйле рәвештә сүндереләчәк: Трубный-Хлебный һәм Трубный-Индустриальный тыкрыгы районында.
15 июльдән яңа автобуслар 2, 3 нче маршрутларга чыгачак.
Бүген Яр буе паркы мәйданында «Горкоммунхоз» муниципаль ташучысына зур сыйдырышлы 24 автобусны тапшыру тантанасы булды. Искәртеп узабыз, ике ел эчендә шәһәр бюджеты акчаларыннан яңа автобуслар сатып алуга ярты миллиард сум акча бүлеп бирелгән – 2021 елда НЕФАЗ маркалы 21 берәмлек автобус сатып алынган иде.
Идарә башлыгы урынбасары, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең икътисадый анализ һәм прогнозлау бүлеге башлыгы итеп Марина Лесникова билгеләнде. Башкарма комитетка билгеләнгәнче ул алты ел Яр Чаллы районара торак инспекциясендә әйдәп баручы белгеч-эксперт, консультант вазыйфасында хезмәт куя.
3 июльдә Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында «Безнең ишегалды уеннары» лагере старт ала. Бу йорт янындагы ишегалдында урнашкан балалар лагерына альтернатива.
Табеев исемендәге бу шимбәдә чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын С. П.Титов ис. Картон кәгазь комбинатының тынлы оркестры шатландырды. Иҗади коллектив шәһәр халкы өчен вальслар, танылган кинофильмнардан көйләр, шулай ук заманча музыкаль әсәрләр башкарды. Оркестр чыгышы шәһәрдәшләребезгә тере музыкадан ләззәт алу өчен искиткеч мөмкинлек булды. Җәйге тынлы музыка кичәләре Ф.Табеев ис. яр буенда айга ике тапкыр шимбә көннәрендә 18:00дән 19:00 сәгатькә кадәр узачак.
Корбан бәйрәме уңаеннан 28 июньдә 05:00 сәгатьтән 06:00 сәгатькә кадәр шәһәр мәчетләрендә бәйрәм намазлары узачак. Шәһәр проспектлары буенча автобуслар бу көнне 04:00 сәгатьтән йөри башлаячак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев шәһәр мэры белән аппарат киңәшмәсе барышында видеокамералар ярдәмендә 199 җинаять ачылган дип хәбәр итте. "Хәзерге вакытта "Имин шәһәр" серверына 3704 видеокамера тоташтырылган, шул исәптән гражданнарның күпләп ял итү урыннарында һәм урамнарда 1009 видеокамера. "Имин шәһәр" программасы ярдәмендә 199 җинаять ачылган һәм 1029 административ хокук бозу туктатылган", - дип хәбәр итте ул.
Аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең урам-юл челтәрендә эшләрнең беренчел йомгаклары ясалды. Ел саен Чаллы шәһәренә капиталь ремонт һәм автомобиль юллары төзү өчен 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, акчалар актив кулланыла: бүген Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча автомобиль юлын ремонтлау эшләре тәмамланган.
24 июньдә автобус шәһәр урамнары буенча узачак: Мәскәү проспектыннан алып Г.Тукай исемендәге Яр буена, алга таба Тынычлык проспекты буенча, Җиңү паркына кадәр - Азатлык мәйданында тукталыш белән.
"Тынычлык күгәрченнәре" исемендәге стела Үзәк районының 41/06 йорты янында барлыкка килде.
Депутатлар корпусы берничә мәсьәләне карады: 2023 ел һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджетка үзгәрешләр кертү турында; балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составына; шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында һәм башкалар. Киңәшмә барышында тукталыш пунктларына исемнәр бирергә тәкъдим ителде: Сарман тракты һәм Аэродромная урамы киселешендә урнашкан тукталыш пунктларына, - "17 тукталыш комплексы"; К.Сибгатуллин һәм Жданов урамнары киселешендә урнашкан тукталыш пунктына, - "К. Сибгатуллин урамы тукталышы", Гостево һәм Аэродромная урамнары киселешендә, "Аэродромная урамы тукталышы".
Чаллыда иң нәтиҗәле территориаль иҗтимагый үзидарәгә конкурс игълан ителде. Приз фонды 350 мең сум тәшкил итәчәк. Гран - при 50 мең сум; беренче урынны алган өч җиңүчегә 30 000 сум; икенче урын өчен 25 000 сум; өченче урын өчен 20 000 сум; дүртенче урын өчен 15 000 сум; бишенче урын өчен 10 000 сум бүлеп биреләчәк. Конкурска нәтиҗәләр 24 июльгә кадәр ясалачак. Бәяләү критерийлары булып халыкны актуаль мәсьәләләр буенча өйрәтү, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын үткәрү; хокук бозуларны кисәтүгә, җәмәгатьчелекне саклауга юнәлдерелгән чараларда катнашу; ташландык автомобиль хуҗаларын ачыклау буенча эшләр үткәрү, территорияне төзекләндерү буенча ТИҮ эшен планлаштыру.
Үзәк районында шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча җәмәгать урыннарында алкоголь куллануга бәйле тәртип бозуларны тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар башланды.19 июньдә Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов хокук саклау органнары һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә "Энтузиастлар" бульварына рейдка чыкты.
Проект буенча 3, 474 км автомобиль юлы ремонтланырга тиеш булган. Моннан тыш, светодиодлы яктырткычлар белән 137 яңа яктырту терәкләре урнаштырылган, алты км кабель линиясе салынган, алты светофор монтажланган, проспект буйлап дүрт яңа тукталыш павильоны барлыкка килгән.
"Хәзерге вакытта юл эшләрен башкару - 52%, яктырту - 50%, кечкенә архитектура формалары – 26%ка башкарылган", - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында.
Юл катламын ремонтлау эшләре алып барылуга бәйле рәвештә 19 июньнән Кама елгасы аша күпер корылмасының өске пролеты буенча Түбән Кама ГЭСы корылмалары юнәлешендә транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнә (Чаллы шәһәреннән чыгу юлына таба). Югарыда күрсәтелгән корылмада хәрәкәт түбәнге пролет буенча (шәһәр юнәлешендә) башкарылачак. Машина йөртүчеләрдән әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын сорыйбыз.
Бүген Сабантуй бәйрәме алдыннан Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре Мәйданда өмә оештырдылар. Җыештыруга сәүдә-технология, политехника һәм педагогия көллиятләре студентлары да кушылды.
Җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле. Яр Чаллыда җәмәгать киңлекләре арасында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Яр буе паркы төзекләндереләчәк. Парк өчен 11,5 мең шәһәрдәшебез тавыш биргән. Тавышлар буенча ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы икенче урынны алды. Шулай ук Фикрят Табеев исемендәге яр буе, Габдулла Тукай ис яр буе, Чаллы Яр бистәсендәге күл территориясе, 64 нче комплекстагы парк, Җәмиг мәчете янындагы мәйдан, 69 нчы комплекстагы сквер яки үз вартантыңны сайларга була иде. Тавыш бирү исемлегенә 267 җәмәгать киңлеге һәм ике меңнән артык йорт яны территориясе чыгарылган, шулар арасыннан 2024 елда өстенлекле төзекләндерү өчен топ-200 ишегалды территориясе сайлап алынган.
"Прибрежный" паркында чаллылыларга паркны реконструкцияләүнең икенче чиратын тәкъдим иттеләр. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов билгеләп үткәнчә, "Прибрежный" паркы шәһәрнең мөһим өлеше булып тора. "Бу хакта җәмәгать структураларын формалаштыру өчен тавыш бирү нәтиҗәләре сөйли: Чаллы халкы даими рәвештә паркны реконструкцияләү өчен тавыш бирә. Парк шактый зур территория били һәм аның үзгәрүе өч этапка бүленгән. Беренче этап инде тәмамланды, хәзер икенче этап уза", - дип билгеләп үтте ул.