Машина йөртүчеләр игътибарына!
24 июльдә 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Раскольников урамы белән Марат Йосыпов урамы киселешендә электр челтәрләрендә эшләр алып барылу сәбәпле светофор объекты сүндереләчәк.
24 июльдә 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Раскольников урамы белән Марат Йосыпов урамы киселешендә электр челтәрләрендә эшләр алып барылу сәбәпле светофор объекты сүндереләчәк.
Вахитов проспекты буенча җир асты кичүен ремонтлауга бәйле рәвештә, аның тәмамлану вакыты 15 августның иртәнге 5:00 сәгатенә кадәр озайтылуы турында хәбәр итәбез. Вахитов проспекты буенча «Боз сарае» тукталышыннан «Хәсән Туфан проспекты төене» тукталышына кадәр трамвайлар хәрәкәте туктатылачак.
Алмашынучан болытлы һава, төнлә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +13..+15˚. Көндез максималь һава температурасы +23..+25˚.
Рәсем ГЭС бистәсендәге 9/1 торак йортының кырдагы диварында пәйда булачак. Сурәт татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланачак. Шулай ук бу йорт Муса Җәлил проспектында урнашкан, бу эскиз сайлауда да үз ролен уйнады.
28 һәм 29 августта Татарстан Республикасы көненә багышлап Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Ачык галерея» икенче урам графикасы фестивале оештырылачак. Бу юлы рәссамнар пляжның бөтен территориясенә диярлек якты төсләр өстәячәк. Диварларда суга төшү юнәлешеннән алып Мәләкәс елгасы күперенә кадәр нәфис сурәтләр барлыкка киләчәк.
56/23 йорт ишегалдында "Безнең ишегалды" программасы архитекторлары, "Яшүсмер" яшьләр клублары үзәге һәм "Беренчеләр хәрәкәте" яшь чаллылылар өчен бәйрәм үткәрделәр. Б алалар өчен экспертлар архитектурага багышланган мастер-класс һәм уеннар оештырдылар. С пикер буларак, Татарстан Республикасы рәисенең «Безнең ишегалды» программасын әйдәп баручы архитектор-шәһәр төзүчесе Олег Гордиенко чыгыш ясады.
Бүген Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова « Халык контроле» системасына һәм кире элемтә платформасына гражданнардан килгән уведомлениеләрне карау эшенә багышланган республика киңәшмәсендә чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Халык контроле» системасының баш модераторы Сәрия Сабурская чакыруы буенча муниципалитетлар кураторларына Чаллыда яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтәгә ярдәм итүче алгоритмнар тәкъдим ителде.
Бүген 22/15 йортында яшәүчеләр Автозавод районы администрациясе белән бергә «Безнең ишегалды» төзүчеләре өчен бәйрәм төшке ашы оештырды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев та хезмәт кешеләренә рәхмәт белдерергә килде.
Иртәгә, 19 июльдә, 56/23 йорт ишегалдында 16:00 сәгатьтә балалар өчен мастер-класс һәм архитектурага багышланган уеннар оештырылачак. Спикер Татарстан Республикасы рәисе «Безнең ишегалды» программасының әйдәп баручы архитектор-шәһәр төзүчесе Олег Гордиенко булачак. Нәкъ менә ул Чаллыда программа буенча эш барышын күзәтә.
Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыш юнәлешендә секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчәеп алуы ихтимал.
Узган атна ахырында Чаллыда 2 һәм 3 нче маршрутлар эшли башлады. Пассажирларга быел шәһәр бюджетыннан сатып алынган яңа автобуслар хезмәт күрсәтә.
10 июльдән 16 июльгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдлар уздырылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 260 зур йөк ташучы машина ачыкланды. Бу, нигездә, машина йөртүчеләр авырлык чикләүләрен үтәмәгән очраклар. Шулай ук йөк машиналарын йөртүчеләр исерек хәлдә булган ике очрак ачыкланган. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Бүген иртән шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Горкоммунхоз» МУП җитәкчесе Әлвир Әглиуллин озатуында 3 нче маршрутның эшен тикшерде. Шәһәр җитәкчелеге "Хайер Корпорациясе" тукталышында очрашып, башлангыч тукталыштан иң соңгысына кадәр бардылар.
Яр Чаллы шәһәренең күп фатирлы йортларында иске аналоглар урынына "акыллы домофон"нар урнаштыру дәвам итә. Цифрлы домофоннар тышкы и шекне кесә телефоны яки аналог трубка белән ачарга, кунакны яки ишегалдында йөрүче балаларны күрергә, автотранспортны күзәтергә мөмкинлек бирә. Домофоннар югары резолюцияле видеокамералар белән җиһазландырылган.
Бүген 45/07 йорты һәм "45 комплекс" ТИҮ активы Үзәк районы администрациясе ярдәме белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үз ишегалларын төзекләндерүче «ПАД» һәм «Камавтодор» МУП подряд оешмалары хезмәткәрләре өчен бәйрәм төшке ашы оештырды.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр буе паркын төзекләндерү эшләренең барышын үзе тикшерде. Ул территорияне журналистлар белән бергә йөреп чыкты. Аның компаниясен шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев, шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева, шулай ук идарә башлыклары тәшкил итте.
Бу шимбәдән, 15 июльдә, 2 нче маршрут буенча хәрәкәт башлана (ит комбинаты – Тынычлык проспекты – ТК Притяжение – Мәскәү проспекты – Хайер Корпорациясе урамы) һәм 3 нче маршрут буенча (Хайер Корпорациясе урамы – Мәскәү проспекты – ТК Прабережночелнинский проспекты – ит комбинаты). 20 августтан, Мәскәү проспектының төзелгән өлеше буенча эш хәрәкәте ачылгач, 2 һәм 3 нче автобуслар нәкъ менә «Притяжение»микрорайонына керәчәк. Анда яңа мәктәп районында боҗра хәрәкәте оештырылачак", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Хәзер шәһәрдә 45 яңа автобус бар, шуларның 24е өстәмә рәвештә шәһәр бюджеты акчасына сатып алынган. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, шәһәр федераль программаларда актив катнашачак һәм шәһәр бюджетын аз сыйдырышлы автобусларны алыштыру өчен файдаланачак. Яр Чаллы федераль программаның 100 автобусын алуга заявка бирелгән инде. Быел һәм киләсе елда 50 автобус сатып алу планлаштырыла. Шулай ук бакчаларга ташу дәвам итә. Шәһәрдә ике ташучы эшли. "Пассажир ташулар өзеклекләрсез башкарыла, мәйданчыклар норматив хәлдә тотыла, чүп-чар җыештырыла. Актив шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килми, без маршрутларны көйлибез, хәрәкәт итүче состав тәртиптә», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
2023 елда шәһәр бюджеты хисабына табигатьне саклау чараларын үтәүне тәэмин итүгә планлы акча күләме 37 млн сумга якын тәшкил итә. Б у хакта аппарат киңәшмәсе барышында Чаллы шәһәрендә экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин хәбәр итте.
10 июль көнне 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр светофор объектлары ремонт белән бәйле рәвештә сүндереләчәк:
Үзәк районы тарафыннан Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Энтузиастлар бульварында «Минем гаиләм - минем бәхетем» бәйрәм концерты оештырылды. Шәһәрдәшләребез каршында «Кызыл тау» мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары күңелгә үтеп керерлек номерлар белән чыгыш ясады. Шулай ук «Бәхеткә ромашка бүләк ит» акциясе старт алды. Район администрациясе хезмәткәрләре һәм «Нур» яшьләр үзәге волонтерлары чаллылыларга ромашка сурәтләнгән матур стикерлар бүләк иттеләр.