Яр Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узды
Өмәдә 36 меңнән артык кеше, меңнән артык оешма һәм предприятие катнашты, 118 берәмлек техника җәлеп ителде. Көн дәвамында чаллылылар 1 024 гектар шәһәр территориясен чистарттылар, 2327,18 куб.м һәм үсемлек калдыкларын алып чыктылар, 1200 агач һәм куак утырттылар.