Хәзер 05:04 , 15.1 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 05:04 , 15.1 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев автомобиль юлы төзелеше барышын бәяләде
Наил Мәһдиев автомобиль юлы төзелеше барышын бәяләде
Наил Мәһдиев автомобиль юлы төзелеше барышын бәяләде
Наил Мәһдиев автомобиль юлы төзелеше барышын бәяләде

Иртәнге сәгать 8дә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзүчеләр һәм журналистлар белән Нариманов урамында очрашты.

Яңа юлның озынлыгы - 700 метр. Ул 4 полосалы булачак. Эшләрне "РБР-16" компаниясе башкара. Бетон эшләре тәмамланган, тиздән өстеннән асфальт җәя башларга планлаштыралар. Юл буйлап яктырткычлар да урнаштырылачак. Хәзерге вакытта яңгыр коеларын ясау белән шөгыльләнәләр.

Юл "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" милли проект кысаларында төзелә."Президент Владимир Владимирович Путин тарафыннан булдырылган милли проектлар бар. Әлеге юл шул проектларның берсе кысаларында ясала. Төзелеп килүче микрорайон өчен әлеге юл бик кирәк. Проект буенча биредә 200 мең кв. метр йорт төзү планлаштырыла, 30 меңгә якын кеше яшәячәк. Уйлап карасаң, республиканың бер муниципаль районы кебек", - ди мэр Наил Мәһдиев. 

Кабул итү графигы