Яр Чаллы халкы шәһәр территорияләрен җыештыруны дәвам итә
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 28 майда районнар хакимиятләре территорияләрендә өмәләр үткәрелде, аларда 159 кеше катнашты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 28 майда районнар хакимиятләре территорияләрендә өмәләр үткәрелде, аларда 159 кеше катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышын тикшерде. Журналистлар белән бергә ул өч йортны – 40/03, 43/18, 50/06 карап чыкты.
Яр Чаллының Яңа шәһәр өлешендә җылылык челтәрләрен гидравлик сынауларның 1 этабы тәмамланды: бүгенге көндә барлык торак фонд кайнар су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган.
2022 елда Яр Чаллыда автомобиль юлларын ремонтлау дәвам итәчәк. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев кайсы участокларда ремонт башкарылачагын сөйләде.
Быел «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә юлларны төзекләндерү башкарылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте:
Татарстан Республикасы территориясендә 26 майда төнлә һәм иртән урыны белән туфракта -1 градуска кадәр кырау көтелә.
Яр Чаллыда гидравлик сынауларның беренче этабы тәмамланды, исегезгә төшерәбез, ул 11 майда Яңа шәһәрдә старт алган иде. 256 объектта кайнар су сүндерелгән иде, аларның күбесендә су 4-6 көнгә җибәрелде. Әйтергә кирәк, нормативлар буенча, кайнар суны туктатып тору вакыты 14 көннән дә артык булмаска тиеш.
Торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәге Күпфатирлы йортлар советлары рәисләре өчен укыту семинары үткәрде. Очрашуда идарәче компанияләр белән хезмәттәшлек итү, торак милекчеләренең хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 21 майда районнар хакимиятләре территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, 169 кеше катнашты.
Санитар-эпидемиологик хезмәтнең 100 еллыгы уңаеннан ЗЯБ поселогының 15 комплексында аллея барлыкка килде. Бүген 40ка якын хезмәткәрдән торган санитария хезмәтләре коллективлары тарафыннан йөздән артык нарат үсентесе утыртылды.
20 майда Җиңүнең 40 еллыгы урамы һәм Х.Туфан проспекты киселешендәге светофорны 9:30 сәгатьтән төзексезлекне бетергәнчегә кадәр сүндереп торачаклар.
Татарстан Республикасы территориясендә 20-22 майда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау төшүе көтелә.
21 май көнне Җиңү паркында «Уяв» чуаш халык-йола бәйрәме узачак. Бәйрәмне чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм «Чекес» чуаш халык ансамбле көче белән мәдәният идарәсе һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә оештыралар. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.
Яр Чаллы беренчеләрдән булып «Шәһәрләр өчен 5 адым» ВЭБ. РФ программасына кушылды. Бу исемлектә Россиянең тагын 377 шәһәре бар. Программа кысаларында Яр Чаллы шәһәр тирәлеген сыйфатлы һәм тиз үзгәртүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашырачак. Әйтергә кирәк, 16 майдан проектка шәһәрдәшләр дә чакырыла. Аларның идеяләре Яр Чаллыда гамәлгә ашырылачак проектларның йомгаклау исемлегенә сайлап алынырга мөмкин.
Конкурста шәһәрнең 27 белем бирү оешмасыннан командалар катнашты №№:1, 3, 6, 8, 9, 11, 13, 15, 18, 26, 35, 37, 38, 39, 41, 45, 50, 51, 53, 55, 56, 57, 58, 67, 69, 88, «Калкан» кадет мәктәбе, «Ышаныч» халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында районнар хакимиятләре территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, аларда 439 кеше катнашты.
Яр Чаллыда 14 майда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан төнлә 6-11 м/с, көндез һәм кич белән 9-14 м/с, урыны белән 15-20 м/с, 23 м/с кадәр тизлектә.
Бүген яңа мәктәпнең төзелеш мәйданчыгында булганда шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева велосипедлар һәм самокатлар өчен махсус парковка проектын тәкъдим итте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев нинди самокатлар турында сүз барганын ачыклады.
Җомга көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, төнлә һәм иртән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метр, көндез секундына 15-20 метр тизлектә.
Яр Чаллыда өченче ел «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, узган ике ел эчендә Яр Чаллыда 219 ишегалды төзекләндерелде. Быел программага 119 ишегалды керде, 38ендә эшләр башланды инде. Программа кысаларында тротуарлар, керү юллары ремонтлана, заманча уен мәйданчыклары, эскәмияләр, урналар урнаштырыла. Урам яктырткычларын заманча энергия саклый торган җайланмаларга алыштыралар. Өстәмә машина урыннары булдыруга зур игътибар бирелә.