13 июльгә һава торышы
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсеннән шторм турында кисәтү игълан итте.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсеннән шторм турында кисәтү игълан итте.
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы «Startup-Сабантуй. Цифровизация» югары технологияләр өлкәсендә перспективалы проектлар эзләү буенча экспедициягә старт бирү турында игълан итә. Команда Россиянең 12 шәһәренә барачак, анда Татарстанның сәнәгать предприятиеләренә һәм оешмаларына кертү өчен инновацион карарлар сайланачак.
Чаллы Drone Team #Гренада проекты Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында грант отты. Спорт юнәлешендәге проект Гренада паркындагы мәйданчыкта «Дроннарда узыш»ны үстерүгә каралган һәм 2022 елның октябреннән июленә кадәр гамәлгә ашырылачак.
Яр Чаллы картиналар галереясендә 13 июльгә кадәр яшь рәссам Руслан Ибраһимовның «Передвижка» уникаль проекты уза. Рәссамның иҗаты милли татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы башкаласының архитектура һәйкәлләре һәм татар көнкүрешенең, Сабантуй бәйрәменең матур традицион образлары белән пейзажлары тәкъдим ителгән.
Быел Яр Чаллыда мәктәпне 5082 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 2003 унберенче сыйныф укучысы тәмамлаган. Мәктәп укучыларының уку нәтиҗәләренең гомуми күрсәткече – республика буенча иң югарылардан. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, 249 тугызынчы сыйныф укучысы 5ле билгеләре генә булган аттестат алган. Мәҗбүри фәннәр буенча уртача билге (рус теле һәм математика) –“ 4” һәм аннан югары-тугыз мәктәптә (2, 26, 36, 57, 61, 76, 77, 78, 79).
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 573 граждан теркәлгән. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 %ны тәшкил итә, Татарстан Республикасы буенча – 0,97%. Ел башыннан бирле "Россия эше" кадрлар үзәгенә 7 138 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүматларны Кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
10 һәм 11 июль, ял көннәрендә, Чаллы җылылык челтәрләре Сидоровка, ГЭС, ЗЯБ поселоглары, шулай ук 20, 21, 22 Замелекесье комплексларында кайнар су белән тәэмин иттеләр.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта 84 391 кеше беренче компонент, 51 996 кеше икенче компонент белән прививка ясаткан.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин , шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Үзәк район администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Баһаветдинова Әнисә Галиулла кызы юбилее белән котлауларны кабул итеп алды. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов , территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Дуррия Ризатдинова да кушылды.
11 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 м/c; көндез төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава торышы славян халкының күркәм йола бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә үткәрергә комачауламады. Иван Купала Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда узды – биредә Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары, Татарстан Республикасы фольклор коллективлары концертын карарга җыелды.
Фото ФК "КАМАЗ"
Яңа түләүне үзе рәсмиләштерергә һәм кулланучыга хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирүче яңа механизмны тестлау иртәгә үк башланачак.
Ярыш ике команда арасында узачак: «КАМАЗ» ФК һәм Алания (Владикавказ) ФК 16: 50дә.
ТР Төзелеш министрлыгы планында ел ахырына кадәр әлеге программа буенча 161 йортны тапшыру каралган, шулар арасыннан 80 күп фатирлы торак йорт республикада инде төзелгән.
Әлеге маршрут «Яр Чаллы – Екатеринбург» элемтәсен мөмкин кадәр кыска юл белән тәэмин итәчәк, шулай ук Түбән Кама ГЭСы плотинасы буенча шәһәргә керүне бушатачак. Хәзер аның үткәрү сәләте 2 тапкыр арткан. Әлеге участок шәһәр һәм транзит транспорты белән тәэмин ителгән.
«Плюс-минус спектакль» - ул беренче заттан сөйләнелә торган театр: сәхнәдә кеше персонажны түгел, ә үзен тәкъдим итә. Бүген бу-документаль социаль театрның иң мөһим юнәлешләренең берсе.
Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев үз эченә «Солнечный», «Крылатый», «Звездный»балалар лагерьларын алган «Саулык» сәламәтләндерү комплексында булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белән бергә ул комплекс территориясендә җәйге ялны оештыру белән танышты.
Бүген Наил Мәһдиев Замелекесье районындагы булачак 14 нче номерлы гимназиянең төзелеш мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта мәктәп 80% ка диярлек әзер. Объектта 227 кеше эшли, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү һәм буяу эшләре, тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара. Мәктәпне Илнар Гайсин җитәкчелегендә "Евростиль" компаниясе төзи.
10 июль 18:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамда Иван Купала - славян бәйрәме узачак. Чараны шәһәрнең Украин диаспорасы «Чишмә»халыклар дуслыгы йорты белән берлектә үткәрәчәк.