Чаллыда кышка әзерлек бара
Торак фондны 15 августка кадәр җылыту сезонына әзерләргә кирәк. Моңа кадәр шәһәрдә 1366 күп фатирлы йортны җылыту сезонын уңышлы үткәрү өчен әзерләү буенча берничә чара уза.
Торак фондны 15 августка кадәр җылыту сезонына әзерләргә кирәк. Моңа кадәр шәһәрдә 1366 күп фатирлы йортны җылыту сезонын уңышлы үткәрү өчен әзерләү буенча берничә чара уза.
Вакцинация дәвам итә: бер көн эчендә генә дә 1200 Чаллы кешесе коронавирустан прививка ясаттылар. Чаллылылар бүген "COVID-19" дан вакцинациягә gosuslugi.ru порталында шәхси кабинет аша, КФҮтә, бердәм 122 номер буенча, поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә языла алалар, "Омега" сәүдә үзәгендә вакытлыча мобиль пунктта прививкалар куялар.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18-23 яшьлек физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.
Яр Чаллыда сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узачак. «Игелекле эшләр яры» «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә һәм аның бер өлеше булып тора.
2021 елның 13 июленнән 16 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 класс), Ерак Көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.
Җиңү паркында матур, күңелле бәйрәм узачак. Питрау бәйрәме - керәшеннәрнең иң хөрмәтле бәйрәмнәреннән берсе, христиан календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бүген Питрау керәшеннәрнең үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калырга ярдәм итә. Бәйрәм чарасы халыкның борынгы гореф-гадәтләрен, җыр һәм бию традицияләрен, борынгы көнкүрешен һәм яшәешен үз эченә алган күпкырлы тормышы турында сөйли. Чаллыда әлеге чара 31 нче тапкыр узачак. Чара 18.00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашучылардан социаль дистанцияне һәм битлек режимын үтәүләре сорала.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Telegramда «Татарстан тарифлары» дигән яңа мәгълүмат каналы эшчәнлеген башлады.
«Алтын каләм – Золотое перо» XXVI Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең заявка кампаниясе 15 июльдә төгәлләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, сайлап алу ике этапта бара: беренчесе – портфолио әзерләргә һәм гариза тутырырга кирәк. Икенчесе – кушымтада биремне үтәү (шартлар ВКонтакте рәсми төркемендә урнаштырылачак). Йомгаклау исемлекләре 2021 елның 17 июленнән 20 июленә кадәр расланачак һәм басылып чыгачак.
Бушлай конкурсның командалар өчен приз фонды 13 000 000 сум тәшкил итәчәк!
Документка Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Система» Фәнни-Җитештеру Берләшмәсе ҖЧҖ генераль директоры Максим Зотов кул куйдылар.
Газ өчен счетчик күрсәткечләрен телеграмда @liliya16bot ярдәмендә тапшырырга мөмкин. Чаллы шәһәрендә 190 меңнән артык абонентка газ белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Газпром» ААҖ бүлендек җәмгыяте газ исәпләү приборы күрсәткечләрен тапшыруның соңгы көне – һәр айның 25 числосы дип искәртә. Күрсәткечләрне телеграммнан тыш тагын берничә ысул белән тапшырып була:
РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә торган «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында Чаллыдан 14 яшьлек Мәликә Бәдретдинова җиңү яулады. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Яр Чаллы шәһәре буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә шәһәрдә алмашынучан болытлы һава көтелә, иртән һәм көндез аерым районнарда яшен, боз явуы ихтимал дип кисәтә.
Яр Чаллы шәһәренең полиция хезмәткәрләре беренче яртыеллыкка йомгак ясады. Ел башыннан 3 869 җинаять теркәлгән. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү (25 теркәлгән), көчләү (5 теркәлгән), талау (16 теркәлгән), урлау (62 теркәлгән), фатирга үтеп керү белән урлашу (6 теркәлгән), шулай ук автотранспорт чарасын урлап алып китү (4 теркәлгән) ачыкланган. Процент чагылышында ачылыш саны 41гә җитә.
Бүген шәһәрнең өч районында шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәрдә иң борынгы дәвалау оешмаларының Б блогында капиталь ремонт дәвам итә. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе 40 елдан артык ремонт күрмәгән, әмма 2018 елның языннан биредә төзүчеләр эшли. План буенча объектны төзекләндерү 4 этапка бүленгән. Төзүчеләр В корпусын инде төгәлләделәр.
Яр Чаллыда социаль ипотека буенча ике йорт төзелеше буенча әзерлек эшләре башланды. Унҗиде катлы башнялар 63/02 һәм 63/03 адреслары буенча урнашачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 21 июльдә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре эшмәкәрләргә компетенция кысаларында 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча консультация бирәчәкләр: Низаметдинов ур., 14, 3 кат.
5 нче шәһәр хастаханәсенең табиб-реаниматологы, ТР атказанган табибы Галина Соловьева «кызыл зонада» пациентларның тормышы өчен ничек көрәшүләре турында сөйләде. Билгеләп үтик, 25 июньнән шәһәр хастаханәсе яңа коронавирус йогышы һәм хастаханәдән тыш өзлегүле пневмонияле пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен вакытлыча йогышлы госпитальгә әйләндерелде.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыйган Чаллы укучылары белән очрашты. Укучылар белән бергә очрашуга укытучылар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм мәктәп укучыларының әти-әниләре дә чакырылган иде.