Наил Мәһдиев 48/20 йортын төзекләндергән предприятиеләргә рәхмәт белдерде
Наил Мәһдиев коткаручыларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, предприятие коллективларына гадәттән тыш хәл урынында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Наил Мәһдиев коткаручыларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, предприятие коллективларына гадәттән тыш хәл урынында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Яр Чаллыда көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортын ремонтлау тәмамланды. Бүген аны файдалануга тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортына коляскалар алу өчен 70 мең сум күләмендә сертификат тапшырды.
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов һәм Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов күп балалы гаиләне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
«Теләкләр чыршысы – 2021» хәйрия акциясе кысаларында мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина 10 яшьлек Ульянага фигуралы шуу өчен тимераяклар тапшырды.
Бүген «Яңа ел белән, ветеран!» партия акциясе кысаларында Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайловна Мясникованы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Чәршәмбе көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин.
Сугыш ветераннары өчен госпиталь авыруларны штат режимында күппрофильле кабул итүне яңадан башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы барышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси микрорайонда яңа балалар бакчасы төзү проектын хуплады.
Яр Чаллының "Содействие" үзәге белгечләре тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырдылар. Матур костюмнар, профессиональ артистлар балаларны кызыклы программа белән сөендерделәр. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр.
Яр Чаллының 86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Яшь чаллылыларны Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев сәламләде.
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 27.11.2018 ел, № 422-ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә, үзмәшгульләрнең эш бирүчеләре була алмый, шулай ук ялланган хезмәткәрләрне хезмәт килешүләре буенча җәлеп итә алмый. Шулай итеп, үзмәшгульләр белән «Заказ бирүче» арасындагы мөнәсәбәтләр граждан-хокукый характерга ия булырга тиеш.
2021 елның 14 декабреннән 2022 елның 30 гыйнварына кадәр «Кадрлар резервы. Республика командасы» республика проектында катнашу өчен теркәлеп була. Проектның бурычы – Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм үстерү.
«Кызыл тау» мәдәният үзәгендә «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы культура» федераль проекты кысаларында виртуаль концерт залы ачылды. Проект 2,5 млн сум күләмендә грант акчасына тормышка ашырылды. Бу акчаларга реаль вакыт режимында Россиянең әйдәп баручы мәдәни учреждениеләре концертларын, операларын, мюзиклларын трансляцияләүне оештырырга мөмкинлек бирүче заманча сыйфатлы мультимедиа җиһазлары алынды.
Яр Чаллыда болытлы һава көтелә, көндез аязучан болытлы. Урыны белән кар явуы көтелә.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләрен Россия Федерациясе коткаручылары көне белән тәбрикләде.
Винер Харисов Автозавод районының Ветераннар советы һәм Инвалидлар җәмгыяте активын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, эпидемиологик хәл катлаулы булуга карамастан, район куелган барлык бурычларны да үтәде. « Безнең районның бер генә ветераны да игътибардан читтә калмады. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен ялгыз хис итәргә тиеш түгел », - диде ул.
Яңа ел чыршылары марафоны дәвам итә. Бүген мэр чыршысы Орган залында үткәрелде. Барлык кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: « Безгә, өлкәннәргә, бүген сезнең нәтиҗәләрегезгә соклану аеруча күңелле. Алар сезнең укудагы уңышларыгызны, педагогларыгызның, ата-аналарыгызның, сезне мәктәптә, секцияләрдә һәм түгәрәкләрдә укытучы кешеләрнең эшчәнлекләрен күрсәтә. 2022 елда сез шулай ук яхшы укырсыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгызны тыңларсыз дип өметләнәм. Яңа елда барысы да уңышлы булсын!» .
Самара өлкәсендә шахмат, тиз шахмат, блиц буенча малайлар һәм кызлар, яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы Беренчелеге узды. Яр Чаллы данын "Этюд" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. 15 яшькә кадәрге кызлар арасында көмеш медальне Александра Мальцева (тренеры – Наталия Гончарова) яулады. Ул "классика" буенча шулай ук уңышын кабатлады һәм икенче урынны яулады.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Яңа ел белән, ветеран!» партия акциясе кысаларында Татарстан Республикасының Яр Чаллы бер мандатлы округы шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.