Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә

Яңа ел чыршылары марафоны дәвам итә. Бүген мэр чыршысы Орган залында үткәрелде. Барлык кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: «Безгә, өлкәннәргә, бүген сезнең нәтиҗәләрегезгә соклану аеруча күңелле. Алар сезнең укудагы уңышларыгызны, педагогларыгызның, ата-аналарыгызның, сезне мәктәптә, секцияләрдә һәм түгәрәкләрдә укытучы кешеләрнең эшчәнлекләрен күрсәтә. 2022 елда сез шулай ук яхшы укырсыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгызны тыңларсыз дип өметләнәм. Яңа елда барысы да уңышлы булсын!».  

Бәйрәм кунакларына – аз керемле гаиләләрдәге яшь чаллылыларга, иҗтимагый оешмалар активистларына һәм уку алдынгыларына «Зөбәрҗәт әкият» музыкаль программасын тәкъдим иттеләр.

Тамаша тәмамланганнан соң, барлык балаларга бүләкләр тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтик, быел мэр чыршысында барлыгы 6 300 бала катнашачак.

Кабул итү графигы