Хәзер 11:25 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Җәмәгать киңлекләре

Шәһәрдә парклар һәм яр буйлары актив үсешә. «Прибрежный» паркы һәм Фикрят Табеев исемендәге яр буе (1–4 чират), Габдулла Тукай скверы һәм Муса Җәлил скверы төзекләндерелгән.

Бу киңлекләрдә масштаблы чаралар программасы үткәрелә: җәй дәвамында 300дән артык чара, шул исәптән спорт тренировкалары, фестивальләр, экскурсияләр, киносеанслар.

Шәһәрне масштаблы чәчәк бизәве алып барыла: берьеллык үсемлекләр утырту, вертикаль яшелләндерү, күләмле яшел скульптуралар булдыру. Шулай ук агачларны кисеп, формалаштыру эшләре башкарыла.

Киләчәктә – шәхси территорияләрне коммерция нигезендә яшелләндерү проектлары эшләү, утырту материалы сату, күпьеллык үсемлекләр һәм инерт материаллар өлешен 50%ка кадәр арттыру, чыгымнарны киметү өчен автоматик сугару системалары кертү.

Чаралар (300дән артык):

  • «Паркларда фитнес» – 6 мәйданчыкта бушлай тренировкалар, 8 юнәлеш.
  • Даими: инглиз телендә сөйләшү клубы, балалар өчен «Акыллы уеннар», шимбә стартлары, экскурсияләр.
  • Эре фестивальләр: «Прибрежный» паркында «ПРОСТО.ФЕСТ», пляж спорт төрләре фестивале (волейбол һәм сап-бордлар), Табеев яр буенда фестиваль (лекцияләр, ярминкә, экскурсияләр), диджей-пикник, җәйге КВН кубогы, дог-френдли фестиваль.

Кабул итү графигы