Хәзер 18:15 , 18.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Спорт

Физик тәрбия һәм спорт идарәсе үз эшчәнлеген Татарстан Республикасының «Физик тәрбия һәм спорт турында» законына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына, «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең физик тәрбия һәм спортны үстерү программасы»на туры китереп алып бара. Физик тәрбия һәм спорт идарәсенең төп бурычлары:

- шәһәр территориясендә физик тәрбия һәм массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тәэмин итү;

- рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын оештыру;

- физик тәрбия-спорт юнәлешендәге муниципаль оешмаларның эшчәнлеген координацияләү;

- халык арасында физик тәрбия һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Шәһәрдә 76 спорт төре үстерелә. Иң популяр спорт төрләре: футбол, хоккей, йөзү, волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, шахмат. 2025 елда систематик рәвештә физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 68% тәшкил итте, бу 3 яшьтән өлкәнрәк шәһәр халкының 348 108 кешесе. Яр Чаллы халкының физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге төрле кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен шәһәрдә 1149 спорт корылмасы эшли. Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә һәм олимпия резервы спорт мәктәпләрендә барлыгы 9537 кеше спорт әзерлеге үтә. Идарә 16 муниципаль физкультура-спорт учреждениесенең эшчәнлегенә оператив җитәкчелек итә. 16 спорт учреждениесеннән тыш, Физик тәрбия һәм спорт идарәсе барлык белем бирү оешмаларының физик тәрбия коллективлары белән хезмәттәшлек итә.

Кабул итү графигы