Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәсе булып тора һәм Яр Чаллы шәһәре территориясендә мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча функцияләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле.
Идарә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Уставы, Мәдәният идарәсе турындагы Нигезләмә һәм башка муниципаль хокукый актлар белән җитәкчелек итә.
Идарәнең төп бурычлары:
- милләтара бәйләнешләрне үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итү;
- мәдәни эшчәнлекнең аерым төрләрен, һөнәри сәнгатьне, музей һәм китапханә эшен, халык иҗатын үстерүдә максатлар һәм өстенлекләр билгеләү;
- ял итү өлкәсенә ярдәм итү, халыкның төрле катламнарының мәдәни-ял итү эшчәнлегенең төрлелеген тәэмин итү;
- җирле традицион халык сәнгати иҗатын үстерүгә, халык сәнгать кәсепләрен саклауга, яңартуга һәм үстерүгә ярдәм итү;
- эстетик тәрбия, сәнгать белеме, мәдәният өлкәсендә педагогик эшчәнлек;
- муниципаль милектә булган мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен) популярлаштыру.
Мәдәният идарәсе түбәндәге функцияләрне башкара:
- муниципаль мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеген координацияли;
- шәһәр районнарының Башкарма комитетлары белән мәдәният мәсьәләләре буенча үзара эшли;
- үз вәкаләтләре чикләрендә муниципаль мәдәният учреждениеләренә методик һәм консультация ярдәме күрсәтә, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат системасының үсешен тәэмин итә;
- театр-тамаша учреждениеләре, китапханә системасы, музейлар үсешенә ярдәм итә;
- үз компетенциясе чикләрендә һөнәри сәнгатьнең барлык төрләренә һәм жанрларына ярдәм итә;
- шәһәрдә мәдәни-тамаша чараларын (фестивальләр, күргәзмәләр, конкурслар, бәйрәмнәр һ.б.) әзерләү һәм үткәрү буенча эш оештыра.