Йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогында капиталь ремонтны сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Кытай Халык Республикасы Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә пандемия белән көрәштә ярдәм һәм теләктәшлек йөзеннән 810 саклагыч костюм, 480 пар саклагыч күзлекләр һәм 960 медицина респираторы тапшырды.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатор расланган 2 167 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 1513 кеше терелгән, 8 067 кеше медицина күзәтүеннән алынган. Медицина күзәтүе астында хәзер 72 кеше тора, шуларның 44е авыруны элемтәләр аркылы йоктырган.
Мәскәүдә «Уңыш» XVI Бөтенроссия эшлекле хатын-кызлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче стоматология шифаханәсенең баш табибы Рания Теркулова медицина хезмәтләре, стоматология өлкәсендә «Россия эшлекле хатын-кызларының иң яхшы вәкиле» номинациясендә конкурсның җиңүчесе дип танылды. Ул мактау дипломы һәм иҗтимагый премия – «Золотая птица» бронза статуэткасы белән бүләкләнде. Конкурс дәүләт һәм җәмгыять тормышында эшлекле, социаль актив хатын-кызның ролен күтәрү, региональ үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә хатын-кызларның потенциалын ачу максатыннан ел дәвамында үткәрелә. Чара Россия хатын-кызлар хәрәкәтен берләштерү Советы, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырыла.
4 апрельдә Яр Чаллыда Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Яшәүгә 10 000 адым»Бөтенроссия акциясе старт алачак. Акция ГЭС поселогында Габдулла Тукай исемендәге яр буе маршруты буенча узачак. Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Старт «Тәүбә» мәчетеяныннанбашлана һәм «Дельфин» спорт мәктәбе территориясендә тәмамлана.
Доктор Хөсәен Хусамелдин Сөләйман Яр Чаллының 7 нче поликлиникасында 2020 елның октябреннән эшли.
Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы Сидоровка поселогында булды. Чарада Башкарма комитет Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашты.
Я р Чаллыда 2020 ел ахырына диспансерлык исәбендә ВИЧ-инфекция белән зарарланган 2 198 пациент тора. Узган ел шәһәрдә ВИЧ-инфекциясенең 137 яңа очрагы теркәлгән (2019 елда – 162; 2018 елда – 182). Алдагы ел белән чагыштырганда, ВИЧ-инфекцияле авырулар саны 15,2% ка кимегән. Бу хакта пресс-конференциядә Республика СПИД үзәгенең Чаллы шәһәрендәге филиалы профилактика бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Надежда Иванова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Рәхмәт, доктор» акциясе кысаларында шәһәр медицина учреждениеләренең коронавирус белән авырган хезмәткәрләренә шифаханәгә юлламалар тапшырды. Юлламаларны сәламәтлек саклау өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе булган, 65 яшьтән өлкәнрәк сигез медицина хезмәткәре алды.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә . Хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче 17 меңнән артык кеше прививка ясаткан. Бу юнәлештә эш алып бару турында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев сөйләде: « Шәһәрдә 17 меңнән артык кеше беренче компонент белән вакциналаштырылган, 11 545 кеше вакцинаның икенче компонентын алган. Чиратка язу, вакцинацияләу эше дәвам итә. Шулай ук предприятиеләрдә халык арасында аңлату эшләре алып барыла».
Эш визиты барышында поликлиниканың баш табибы Александр Попов коронавируслы пациентларны дәвалау һәм тернәкләндерү буенча агымдагы хәл белән таныштырды. Поликлиника базасында шәһәрдә беренчеләрдән булып СOVID-19 диагнозлы пациентларны тернәкләндерү буенча пилот проекты уңышлы тормышка ашырылды, аның аша инде 300 кеше узды.
Яр Чаллыда медицина кадрларына кытлыкны хәл итү буенча актив эш алып бару дәвам итәчәк. Бүген Шәһәр Советының VI утырышында шул хакта сөйләштеләр.
Мэриядә Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен вакцинация оештырдылар. Прививканы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә һәм бүлек башлыклары, белгечләр ясатты. Вакциация алдыннан барысы өчен дә терапевт белән консультацияләр оештырылды, тән температурасын, кан басымын, сатурацияне үлчәделәр. Вакцинация «Спутник V» ике компонентлы препарат белән үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аны Гамалей исемендәге Милли тикшеренү үзәгендә эшләгәннәр.
Бүген Тантаналар сараенда сәнәгатьнең төрле тармакларында эшләүче чаллылыларга Россия һәм республика бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 2 008 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Бүген медицина күзәтүе астында 83 кеше кала, шуларның 53е элемтә нәтиҗәсендә авыру йоктырган. 7 930 кеше, авыру билгеләре булмау һәм күзәтү вакыты бетү сәбәпле, медицина исәбеннән төшерелгән. Пандемия чорында лабораториядә расланган диагнозлы 1361 кеше сәламәтләнгән. "Мөрәҗәгатьләр дәрәҗәсе тотрыклы кала", - дип ачыклык кертте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.
Бүген Яр Чаллы медицина хезмәткәрләренең «Спартакиадасы-2021» исәбенә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Аларда сигез команда катнашты, уенчылар артыннан квалификацияле судьялар бригадасы күзәтте. Уенчыларга сәламләү сүзе белән ярышларның баш судьясы, дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы Рафис Әхмәтҗанов мөрәҗәгать итте: « Бүген без командаларның призлы урын өчен кызыклы һәм мавыктыргыч көрәшенең шаһитлары булачакбыз. Һәр катнашучыга хәрби кәеф телим, иң көчлеләр җиңүгә ирешсен!».
Бүген «Омега» сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцинацияләү башланды. Барлык теләүчеләр прививканы көн саен 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр ясата алалар. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев атналык матбугат конференциясе барышында хәбәр итте. " 18 яшьтән өлкәнрәкләр, табиб тикшерүеннән соң, сәламәтлекләре буенча тиешле кимчелекләр булмаганда, прививка ясата ала. Алга таба нәтиҗәлелеккә карап, без вакцинация сәгатьләрен арттыру һәм өстәмә пунктларны оештыру мөмкинлеген караячакбыз", - дип билгеләп үтте Александр Николаев.
Мэриядә Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен вакцинация оештырылды. Вакцинацияләнүчеләр арасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә һәм бүлек башлыклары, белгечләр бар иде. Вакцинация алдыннан хезмәткәрләр табиб терапевт тарафыннан тән температурасын, кан басымын, сатурацияне үлчәү буенча киңәшләр алдылар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакцинация шәһәрнең һәр хастаханәсендә оештырылган. Чаллылылар коронавирустан прививкага дәүләт хезмәтләре сайты аша, шулай ук дәвалау учреждениесе регистратурасына шәхсән яки телефон аша мөрәҗәгать итеп, үзләренең территориаль хастаханәләрендә языла алалар.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова 9 мартта 14:00 сәгатьтән 15:30га кадәр гражданнарны шәхси кабул итүне видеоконеренцэлемтә режимында үткәрәчәк. Кабул итү Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Мөслим, Минзәлә һәм Актаныш районнары халкы өчен түбәндәге адрес буенча узачак: Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 14 йорт.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 913 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 358,2 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 23,1%ка түбәнрәк. « Бүгенге көндә без ситуацияне шактый тотрыклы дип бәялибез. Провизор госпиталенә мөрәҗәгатьләр шулай ук тотрыклы дәрәҗәдә кала. Округ буенча 450-470 кеше дәвалана. Бу сан динамик рәвештә үзгәрә, пациентларның килүенә һәм чыгарылуына бәйле. Хәзерге вакытта биш кеше ИВЛда кала » - дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.