Кардиохирургиядә югары нәтиҗә. АМЯХдә беренче тапкыр аортаны трансплантацияләү үткәрелде
Олег Андреев ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә бик авыр хәлдә эләккән: үпкәсенә сыеклык җыелып сулый алмый башлаган ул. Хастаханәгә госпитализацияләнгән вакытта пациент Түбән Кама стационарында дәвалану. Авыруыннан котылу мөмкинлеге көннән-көн азая. Ул чакта табиблар консилиумы аны региональ кан тамырлары хирургиясе үзәгенә – ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тапшырырга карар итә. Пациентның йөрәк клапаннары читендә инфекция булуы хәлне тагын да катлауландыра. Явыз диагноз эндокардитны АМЯХ кардиологлары тикшерү вакытында ачыклый.