Ата-аналар балаларны наркоманиядән саклау турында сөйләштеләр
«Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» шәһәр акциясе кысаларында ата-аналар белән мөһим нәрсәләр турында әңгәмә форматында түгәрәк өстәл узды. "Диалог" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре тарафыннан Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә уздырылды. «Диалог» белгечләре баланың сәламәт шәхесен формалаштыру өчен куркыныч тудыручы реаль хәвеф-хәтәргә нигезләнеп, яшьләр белән профилактик эштә ата-аналар активлыгын күтәрүне төп бурыч итеп куйды. Узган ел илдә Россия Федерациясе наркология хезмәте тарафыннан теркәлгән наркотиклар куллануга бәйле психик һәм тәртип бозулар белән бәйле пациентларның гомуми саны 388 меңнән артык иде.