Чаллылыларны талпан активлыгы турында кисәтәләр
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев язның иртә башлануы белән бәйле рәвештә талпан тешләүләр саны артуын хәбәр итте: "Бездә узган ел белән чагыштырганда талпан тешләү очраклары 5,4 тапкыр күбрәк. Узган ел 1 майга бездә 38 очрак булган, хәзер бездә 206 талпан суырту очрагы бар. Эшкәртү үткәрелгән урыннарда тешләү юк, Тукай районында (Боровецкий урманында) җитәрлек күләмдә бара, безнең күрше муниципаль берәмлекләрдә шактый күп", – дип хәбәр итте ул.