Яр Чаллыда «Мәктәп футбол лигасы» проектының яңа сезоны старт ала
15 апрельдә мини-футбол буенча ярышларга заявкалар нәтиҗәләре буенча «Мәктәп футбол лигасы» проекты командаларының җирәбәсе узды. Быел проектта катнашу өчен 32 мәктәп футбол командасы гариза бирде. Бу 2006 елда туган һәм алардан кечерәк балалар. Шулай итеп, футбол уйнарга теләк белдерүчеләрнең гомуми саны 400 дән арткан.