Наил Мәһдиев Чаллы полиция гарнизонын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Бүген Яр Чаллыда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр. Чара Эчке эшләр идарәсе бинасында узды. "Чаллы аягында нык басып тора, үсеш ала, шәһәребез өчен бик мөһим һәм кирәкле проектларны тормышка ашыра. Һичшиксез, безнең шәһәр берләшмәсендә бу тотрыклылык – сезнең хезмәт нәтиҗәсе", – дип билгеләп үтте үзенең котлавында Наил Мәһдиев.