Наил Мәһдиев Сабан туе бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле чаллылылар!
Хөрмәтле чаллылылар!
Бүген 59 нчы «Адымнар» гимназиясендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр укучылар советы активистлары белән очрашты. Билгеләп үтик, Яр Чаллы шәһәренең Укучылар советы республикада иң яхшысы дип табылды һәм Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары советлары арасында «Ел активы» республика смотр-конкурсының Гран-При иясе булды.
15 июнь көнне Табиблык-физкультура диспансеры хезмәткәрләре Яр Чаллы медицина көллияте студентлары-волонтерлары белән берлектә Марат Бибишев исемендәге Театр паркы территориясендә #ЧтобыЖитьДолго мәгълүмати кампаниясенә багышланган акция үткәрделәр.
Бүген мэриядә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының биш даими комиссиясенең уртак утырышы узды. Депутатлар 10 мәсьәләдән торган булачак утырышның көн тәртибе буенча фикер алыштылар.
Шәһәр Башкарма комитеты 8 июньнән 19 июньгә кадәр «Татарстан Республикасы халкының формаль булмаган мәшгульлеге» дигән социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.
Бу атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре прокуратура органнары белән берлектә алты мәктәп яны лагерен тикшергән. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча кисәтүләр турында шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: «Берничә кисәтү бирелде. Алар буенча вазыйфаи затларга 6.7 статьяның 1 өлеше буенча өч мең сумнан алып административ штраф салу рәвешендә административ йогынты чаралары күреләчәк», - дип билгеләп үтте ул.
Комсомол районында, 12 июнь – Россия көнендә, мәдәният һәм ял паркында шәһәр халкын һәм кунакларын концерт программасы белән каршы алдылар. Паркта "Энергетик" мәдәният сарае һәм "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты артистлары чыгышлары яңгырады.
Хөрмәтле чаллылылар!
Яр Чаллыда Россия көне уңаеннан яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды.
Яр Чаллыда, шимбә көнне, 11 июньдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгыр явуы, төнлә яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, вакыты белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, төнлә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тотрыклы икътисад үсеше буенча эшче төркем белән Яр Чаллыга килде. Төркем составында: икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин , сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова . Эш сәфәренең максаты – җитештерү өлкәсендәге агымдагы вәзгыять белән танышу һәм фараз күрсәткечләре буенча фикер алышу.
Бүген Шәһәр Советында шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Көн тәртибендәге пунктларның берсе – яңгыр сулары канализацияләренең торышытурындагы мәсьәлә. Спикер буларак Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең оештыру җыелышы узды. Көн тәртибендә Яр Чаллы бүлекчәсе рәисен раслау мәсьәләсе торды.
Бүген Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфасын билгеләү конкурсына йомгак ясалды. Конкурс йомгаклары буенча Башкарма комитетның конкурс комиссиясе кандидатларны бәяләү нәтиҗәсендә (белеме, муниципаль яки башка дәүләт хезмәтен узу, башка хезмәт эшчәнлеген башкару, шулай ук сайлап куелган конкурс процедуралары нигезендә) кандидат Эдуард Фәттахов Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Үзәк районы хакимияте башлыгының вакантлы вазыйфасына квалификация таләпләренә туры килә һәм вазыйфага билгеләү өчен тәкъдим ителә дип хәбәр итте.
Чаллылылар Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасы идарә органнары һәм көчләре гамәлләрен уңышлы координацияләгән һәм килештергән өчен бүләкләргә лаек булдылар.
Хөрмәтле социаль өлкә ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Тантаналар сараенда бәйрәм чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады: «Бүген бу залда шәһәребезнең олы йөрәкле кешеләре җыелды. Сез сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларны, шәһәребезнең өлкән яшьтәге кешеләрен, балалары булган гаиләләрне армый-талмый кайгыртасыз. Кешеләргә карата сабырлык, игътибарлылык күрсәтеп, теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булуыгызны белдереп, сүз белән дә, эш белән дә булышасыз. Яр Чаллының социаль яклау учреждениеләрендә йөрәк кушуы буенча һөнәрләрен сайлаган кешеләр хезмәт куя. Мондый эш түземлекне, чит кешенең кайгысын аңлауны, сабыр һәм мәрхәмәтле булуны таләп итә. Бу рухи сыйфатларга һәр кеше дә ия түгел» , - диде ул.
Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның (Росмолодежь) физик затлар өчен оештырылган грант конкурсының беренче сезонында чаллылыларның өч проекты җиңү яулады.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне гамәлгә ашыру вакыты турында хәбәр итә.
«Чаллы су каналы» шәһәр предприятиеләре арасында беренче булып Сабантуй-2022 милли бәйрәмен үткәрде. Бәйрәм "Дубки" ял базасында узды. Кунакларны чәк-чәк белән милли киемнәрдә кызлар һәм гармунчы каршы алды.