Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында законга төзәтмәләр кабул итте
Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы законга йортларны түләүсез газлаштыруны күздә тоткан төзәтмәләрне өченче, ахыргы, укылышта кабул итте. Йорт яны участогы чикләренә кадәр газны гражданнар акчаларын җәлеп итмичә генә кертәчәкләр.