Наил Мәһдиев Татарстан яшьләр эшләре буенча министры белән очрашты
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан яшьләр эшләре министры белән Башкарма комитетта очрашты. Министр сыйфатында икенче эш көнен Ринат Садыйков Авто калада уздырды. Башта ул республиканың районнары белән видео-киңәшмә уздырды, соңыннан шәһәр хакиме белән очрашты. Наил Мәһдиев министрыны билгеләнүе белән тәбрикләде.