«Родник» халыклар дуслыгы йортында «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең XXXIX Конференциясе узды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин Чаллының мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү, өлешчә мобилизацияне оештыру һәм гуманитар ярдәм җибәрү буенча башкарган эшләренә югары бәя бирде: «Чаллылылар үзләренең күпмилләтле халкы белән алгы сафта булдылар, тагын бер кат үзләренең катнашын күрсәтеп, үз җилкәләрен куеп, иреклеләрне дә, контракт буенча хезмәт итүчеләрне дә алгы сызыкка озаттылар. Иң мөһиме, Чаллының күпмилләтле халкы, бөтен татарстанлылар кебек үк, бүген алгы сызыкта булган егетләребезгә гуманитар ярдәмне ихлас күңелдән күрсәттеләр».
Конференция барышында «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсенең 2022 елдагы эшчәнлеге турында хисап ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде, сәяси совет әгъзаларын ротацияләү үткәрелде.