Сәясәт
Илья Зуев транспортта QR-кодларны контрольдә тоту турында: «Тикшерүләр җәза характерында түгел»
Дүшәмбедән, 22 ноябрьдән, Яр Чаллы җәмәгать транспортында пассажирларның QR-кодларын тикшерә башладылар. Бу эшнең ничек оештырылуы һәм аның арадаш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде: « Беренче көн җиңел генә үтмәде, сертификатсыз йөрүче пассажирлар шактый күп иде, аларның кирәклеген аңламаучылар да бар. Аңлату эшләре алып барылды. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә без киеренкелек кимүен, шулай ук пассажирлар агымының 20 процентка кимүен теркәдек ».