Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының мәктәп укучылары йөзү буенча ярышларда катнаштылар
Чаллының мәктәп укучылары йөзү буенча ярышларда катнаштылар

«Дельфин» бассейнында Комсомол районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында йөзү буенча ярышлар узды. Аларда 7 команда катнашты. Ярышлар программасына түбәндәгеләр кертелгән иде: «Су полосы» эстафетасы, «Субботник» уены, кулда такта тотып йөзү һәм ирекле стиль белән йөзү. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны 6 нчы мәктәп командасы, 2 нче урынны 56 нчы мәктәп командасы, 3 нче урынны 7 нче мәктәп командасы яулады.

Кабул итү графигы