Якшәмбе, 17 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Чаллылылар «SOTKA: Үзеңне үзгәртергә вакыт җитте!» программасында катнаша ала. Бу - түләүсез белем бирү һәм тренировка программасы, аның кысаларында катнашучылар күнегүләр, туклану, үз-үзеңне үстерү, мотивацияләү һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә белем һәм күнекмәләр ала.

Программа нәкъ 100 көнгә исәпләнгән, аның дәвамында катнашучылар көн саен кечкенә генә файдалы мәгълүмат блогын (видео + текст) алачак һәм база күнегүләре комплексларын башкарачак. Программаның үзенчәлеге шунда,  җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, аның белән һәр кеше шөгыльләнә ала. Тулырак мәгълүмат программаның рәсми сайтында – http://workout.su/.

Моннан тыш, әлеге программаны һәр кеше үз смартфонында кушымта итеп ясый ала, аны Google Play яки AppStore кушымталар кибетеннән күчереп алырга була. 

Программа мобиль кушымта урнаштырган вакытта индивидуаль рәвештә ( workout.su/100iOS, workout.su/100Android) яисә проект сайтында язылу белән (workout.su/100IN) башлана.

Кабул итү графигы