Җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендә мэрның исемле стипендиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
2020/2021 уку елы йомгаклары буенча җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендә шәһәр мэрының исемле стипендиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итү дәвам итә.
2020/2021 уку елы йомгаклары буенча җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендә шәһәр мэрының исемле стипендиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итү дәвам итә.
Яр Чаллы шәһәренең һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору проблемалары буенча тикшеренү эшләре һәм проектлар (акцияләр һәм чаралар) конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Үзәк районында Укытучылар көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Федосья Ивановна Ракитинаны котладылар.
Яр Чаллыда Өлкән буын декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. Бүген «Адымнар-Чаллы» 59 нчы полилингваль гимназиясендә хореография һәм вокаль коллективлары чыгышы белән бәйрәм чарасы оештырылды.
Автозавод районында Укытучылар көне уңаеннан «Автозавод районы мәгариф лидерлары» мәгариф учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең Мактау тактасын яңарту буенча тантаналы чара узды.
Яр Чаллы, Менделеевск, Әгерҗе һәм Минзәлә районнарында «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе – 2021» дигән конкурс старт алды, аның инициаторы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Халыкара Укытучылар көнендә «Энергетик» мәдәният сараеның кече залында «Комсомол районының иң яхшы педагоглары» дигән мактау тактасына урнаштырылу турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Чарада катнашучылар алдында котлау сүзе белән Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хабибуллин чыгыш ясады.
Өлкән буын декадасы кысаларында чаллылылар өчен тантаналы чаралар уза.
"Мы вместе с вами гордимся успехами наших дошколят, школьников и студентов, которые своими знаниями прославляют Набережные Челны, Республику Татарстан и нашу страну", - говорится в поздравлении.
Бүген Тантаналар сараенда Укытучылар көне уңаеннан чара узды. Мәгариф тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады.
«Шатлык» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Руслан Матурин «Минем илем - минем Россия» бөтенроссия конкурсында «Минем илем. Минем тарихым. Минем космос» номинациясендә өлкән яшь категориясендә (17 яшьтән 35 яшькә кадәр) җиңү яулады. Ул укучыларны Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштыруга юнәлдерелгән «Җиңү юллары белән» дип аталган интерактив интеллектуаль-танып-белү патриотик проектын яклады. Проект 15-17 яшьлек мәктәп укучылары командалары өчен уеннар сериясен үз эченә ала. Уенның темасы - геройлар, төп этаплар һәм көрәшләр. Йомгаклау очрашуы «Мин Ватанга хезмәт итәргә әзер» хәрби-спорт турниры форматында уза. Яшьләр үзәге холлында «Татарстан Республикасы хәрби-спорт уеннары үзәге», «Полигон – 16» актив ял клубы һәм «ДОСААФ Чаллы автомәктәбе» тарафыннан корал, хәрби форма, экипировка элементлары күргәзмәсе оештырыла. Спорт уен эстафеталарыннан тыш, кызлар иҗади номерлар да әзерлиләр: җырлар, такмаклар, сугыш еллары шигырьләре белән катнашучыларны сөендерәчәкләр.
Татарстанда «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» дигән VII Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы башланды. Конкурска 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр индивидуаль рәвештә дә, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да гариза бирә ала.
Октябрь аенда чаллылылар ике мөһим вакыйга - Халыкара өлкәннәр көнен һәм Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чараларның ничек узачагын сөйләде: « Өлкән буын декадасын үткәрү өлешендә билгеле бер үзгәрешләр бар. Без күп санлы кешеләр җыеп «Энергетик», «Камаз» мәдәният сарайларында, С.Садыйкова исемендәге Концертлар залында чаралар уздырмыйбыз. Әмма чаралар мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә үткәреләчәк. Әлбәттә, предприятиеләр үз ветераннарын чакырып, предприятие кысаларында бәйрәмнәрен үткәрәчәкләр ».
Чаллының 68 мәктәбендә «Аңлый торган укытучы - 2021» шәһәр конкурсы үткәрелде. Быел конкурста 562 педагог катнашты. Мәктәп советлары активистлары социаль челтәрләрдә дә, мәктәпләрдә дә тавыш бирү оештырдылар. 12 нче мәктәптә яшь белгеч – тарих укытучысы Альберт Баһабиев аңлый торган укытучы булды, ул әлеге мәгариф учреждениесендә бер ел эшли. Ә 20 нче мәктәптә иң күп тавышны 45 еллык педагогик стажы булган башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Мифтахова җыйды.
Чаллы укучылары һәм аларның әти-әниләре «Аңлый торган укытучы»ны сайлыйлар. Һәр мәктәптә үзенең «Аңлый торган укытучы»сы булачак. 30 нчы мәктәптә бу исемгә икенче ел рәттән туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнара Әминова лаек.
26 сентябрьдә Казанда Студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетын ябу тантанасы узды. Ул бөтен Россиядән 700гә якын катнашучыны – югары һәм урта махсус Россия белем бирү учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, Россия территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторларын берләштерде. Казанда Бөтенроссия слетында катнашу өчен Россиянең 81 регионыннан 2 меңнән артык гариза җибәрелгән.
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында Престиж Кубогына республика интеллектуаль уены узды. Уен параллель рәвештә ике форматта барды: Zoom онлайн платформасында һәм «Нур» яшьләр үзәгендә офлайн-платформада.
Укытучылар көне алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә Чаллы педагогларының уңышлары турында сөйләде. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли, аларның 3 764е – мәктәпләрдә педагогик хезмәткәрләр, 3 399ы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 2 191е – югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, 555е – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар.
Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46 нчы мәктәп логопеды Елена Азина Татарстан Республикасының М.И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Аны бирү турындагы Указга президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бүләкне фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлекне стимуллаштыру өчен күренекле педагоглар ала.
Шәһәр мәктәпләрендә «Аңлый торган укытучы» конкурсы старт алды. Конкурс «Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырыла. Анда мәктәптә эшләүче һәр укытучы катнаша ала. Тавыш бирү мәктәп укучылары һәм ата-аналар арасында үткәреләчәк. Иң күп тавыш җыйган укытучы мәктәпнең иң «Аңлый торган укытучы» исеменә лаек булачак. Быел мәктәп этабында җиңүчеләр автомат рәвештә шәһәр конкурсында җиңүчеләр булалар. Шәһәрдә барлыгы 68 укытучы сайланачак. Конкурста кемнәр катнашканын мәктәп сайтларында һәм аларның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында белергә мөмкин.